news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һөнәрле балалар яши биредә - "Ак калфак" оешмасы Саба районына югары бәя бирде

Кадрия Идрисова Сабада балаларны һөнәргә әзерләү ягыннан көчле җирлек бар икәнлеген билгеләп узды.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Саба районында кулы эш белгән балаларны һөнәргә тирәнтен өйрәтү юнәлешендә зур эш башкарыла.  “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шундый фикердә калуын белдерде. “Мин гаҗәпкә калып йөрдем: һөнәрле милләт балалары яши биредә”, - диде ул Лесхозда пленар утырышта.

Искәртеп үтик, “Ак калфак” оешмасы чираттагы күчмә утырышын 17-19 июльдә Саба районында үткәрде. Аның эшендә Татарстанның - 35 районыннан, Россиянең - 33 төбәгеннән, 5 чит илдән 150 ләп делегат катнашты.

Язу үрнәкләре – стенада

“Ак калфак”лылар Сабадагы Сәләтле балалар мәктәбендә укучыларның мозаика сәнгате белән шөгыльләнүенә, кул астында булган гадәти ташлар, керамик плитка кисәкләре, елга комы һәм чын смальталар белән композицияләр эшләвенә мөкиббән булды. Кечерәк сыйныф укучылары өчен бу кул чукларының вак моторикасын яхшырту чарасы булса, ә зуррак балалар шул рәвешле дәресләрдән ял итә, тынычланып кала. “Бер яктан бу - балаларга өстәмә һөнәр бирү булса, икенчедән, матурлыкны күрә белергә өйрәтү. Материалларны Мәскәү шәһәреннән алып кайттык. Башта мозаика балаларга кызык булырмы, дип уйладым, ләкин, гаҗәп, укучылар бу түгәрәкне яраттылар. Бу - Татарстанда, Россиядә бердәнбер бушлай түгәрәк”, - ди мәктәп директоры Ләйсән Билалова. Җитәкчеләре Алсу Шаһвәлиева белән мозаика сәнгатенә балалар 2015 елдан бирле өйрәнә. “Мозаика техникасы фантазияне баета. Мавыктыргыч шөгыль бу”, – ди укучы кыз Алинә Гыйләҗетдинова.

Бу мәктәптә игътибарны җәлеп иткәне тагын шул: стеналар мозаика белән бизәлгән. Бу - Мәскәү шәһәрендә яшәүче эшмәкәр, мәгарифне һәм мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Исмаил Әхмәтовтан бүләк булган. Проектның авторы – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, архитектор Рөстәм Шәмсутов. Әлеге стеналарда татар халкының борынгы язу тарихы сурәтләнгән: рун язуы, уйгыр язуы, гарәп, латин графикасы, кириллица.

Матур, зәвыклы, тәрбияви, шул ук вакытта татар язу тарихы турында шактый мәгълүмат бирә торган мозаика белән кызыксынып, берничә укытучы Мәскәү шәһәрендә Исмаил Әхмәтовның чын мозаика остаханәсендә булып, әлеге сәнгатьнең нечкәлекләрен өйрәнеп кайткан. Нәтиҗәдә, мәктәптә мозаика остаханәсе эшли башлаган.


Сабаның кул эшенә оста кызлары

Мәктәпнең икенче катында “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәнең җитәкчесе – югары категорияле, “Иң яхшы укытучы” гранты откан укытучы Резедә Вәлиева. Аның укучылары ел саен Бөтенроссия фән олимпиадаларының җиңүчеләре һәм призерлары, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурс җиңүчеләре. Шундыйларның берсе – быел 11 нче сыйныфны тәмамлаган Илсинә Галимова. Ул катнаш техника буенча төрле эшләнмәләр ясый. “Дизайн юнәлеше буенча барлык югары уку йортларына документларымны бирдем. Бердәм дәүләт имтиханнары баллары әйбәт, ләкин мин олимпиада призеры булгач, БДИ баллары 100 процент булып исәпләнә. Бөтенроссия олимпиадасы ике тапкыр Санкт-Петербургта узды, икесендә дә призер булдым”, - диде Илсинә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Ул эшләнмәләрендә атлас, ефәк, гипс, төрле тукымалар, теш чистарту таякчыклары, капчык тукымасы, тагын әллә ниләрдән файдалана. Француз төене, тамбур җөе кебек техникаларны куллана. “Сатуга чыгарганым юк, ләкин алырга теләүчеләр күп”, - ди ул кул эшләре турында. Моннан тыш, Илсинә күлмәкләр дизайнын уйлап чыгаруга да хирыс.

Галия Закирҗанова затлы өстәл япмалары тегү белән мавыга. “Гаҗәеп тырыш кызыбыз. Кулыннан гөлләр тама инде”, - ди аның турында мәктәп директоры.

  • Белешмә өчен. Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты 2013 елдан эшли башлый. Мәктәптә 166 укучы белем ала һәм аларга 29 укытучы белем-тәрбия бирә. Укытучылар конкурс нигезендә сайлап алына. 1 сыйныфтан – 11 сыйныфка кадәр укучылар тест һәм әңгәмә нәтиҗәсендә кабул ителәләр. Укучылар белем дәрәҗәсен күрсәтү өчен ел да сынау тота. Аны тапшыра алмаган балалар мәктәптән төшереп калдырыла.

Эшкә оста гаиләләр

“Ак калфак” делегациясе сабалыларның булдыклылыгына төрле гаиләләрдә кунакта булган вакытта да инанды. Әйтик, Байлар Сабасында яшәүче язучы Гөлсинә Галимуллина гаиләсенең үз бизнесы бар. Аларның “Гафель” исемле компаниясе бик күп төр үсемлекләр, агачлар үрчетү белән мәшгуль. Сатуга алар үсентеләр, орлыклар гына түгел, йорт һәм бакчачылык өчен кирәк-яраклар да чыгара. “Безнең төп максат – җәмгыятьтә бакчачылыкка мәхәббәт уяту”, - ди алар.

Явлаштау авылында яшәүче Рәйсә һәм Ринат Шамиловлар карбыз-кавын үстерүе белән шаккатырды. “Электән бакча белән шөгыльләнәм. Карбызны да үстереп карыйсы килде, әкренләп бездә үсә торган сортлары барлыкка килгәч, шушы эшкә тотындым. Башта җирдә үстердем, анда зур булып үсмәде, аннары 200 литрлы мичкәдә ком, тирес тутырып үстереп була дигәнен ишеттем, аны эшләп карадым, анда зуррак булып үсте. Аннары теплица ясагач, болгар борычы белән карбызны шунда үстерә башладык. Май ахырында үсентеләрне теплицага чыгардык. Былтыр уртача 8-9 килолы 8 карбыз ашадык, берсе хәтта 11 килолы булды. Быел 22 төп утырттык. Һәркайсында - 1, сирәк кенә 2 карбыз була. Ашлама кертмим бакчага. Сыер тизәген зур казанга салам да, берничә көн әчетәм, шуны сибәм, помидор өчен дә әйбәт ул, башка яшелчәләр өчен дә. Көндәлек суын сибеп торырга, аннары аскы яфракларын бутап торырга кирәк инде”, - ди Ринат абый. Карбыз-кавыннан тыш, аның 100 төп помидоры, түтәл-түтәл чөгендер, кишер, суганы да үсә.

Кайнана һәм килен дус яшәвенең сере нидә?

Һөнәр осталарыннан тыш, “Ак калфак”лылар төп нигездә яшәүче кайнана һәм килен мөнәсәбәтләре белән танышып, үзара дус яшәүнең серләренә төшенде. Шекше авылында яшәүче Хаҗирә апа килен белән тату яшәүнең сере олыларда дип саный. “Тату гаилә күбрәк олылардан тора дип уйлыйм. Мин үзем бөтенесен дә булдырырга тырышам – иртән киленемә чәй әзерләп, эшкә чыгарып җибәрәм. Улым белән икесенең кайтышларына ашарга пешереп куям. Олы оныгымны - мәктәпкә, кечкенәсен балалар бакчасына озатам. Улым белән киленемә, эшләгәндә, күңелләре тыныч булсын, рәхәт булсын, дим. Олыларсыз яшәгән иптәшләре безнең Алсуга (килене – Т. И. искәрмәсе) бик кызыга. Ә ул “үзегез бит әбиләрне яратмыйсыз, Аллага шөкер, минеке бик рәхәт” дип әйтә икән”, - ди Хаҗирә апа. 78 яшьлек 5 бала анасының яшь киленнәргә киңәше дә бар. “Бөтенләй баш имичә, мин дип кенә яшәмәсеннәр, олылар бик кирәк алар”, - ди үзе дә кайнана белән 21 ел гомер иткән Хаҗирә апа. “Кайнана һәм кайната белән торуыма бер генә дә үкенгәнем юк. Үз әбием дә гел тәмле телле булырга өйрәтте, олы кешегә күп кирәкми, тәмле тел булса, шул җитә, дия иде”, - ди Хаҗирә апаның килене Алсу.


Ишле гаилә ничек яши?

Кызыл Мишә авылында яшәүче Гаттаровларның төп йортыннан кеше өзелми. Резидә һәм Айдар Гаттаровлар әти-әнисе Тәлгать һәм Зәләфрүз, өч кызлары – Илзидә, Айгөл һәм Язилә белән төп нигездә яшиләр. Тәлгать абыйның үзенә дә әтисе төп йортта калуны васыять итеп әйтеп калдырган булган, шушы ук васыятькә улы Айдар да колак салган. Уллары Айдардан тыш, Зәләфрүз апаның кызлары Дилбәр, Гөлнәзирә, улы Азат үз гаиләләре белән шушы авылда ук төпләнеп калган. Аларның балалары, оныклары да төп йортка көненә бер булса да кереп чыга. Чаллыда яшәүче олы улы Фәрит һәм аның гаиләсе, оныклары да һәр бәйрәмдә диярлек авылга кайтмый калмый. Йорт хуҗалары каз өмәсе, печән чабу, мал чалу, бәрәңге алу кебек эшләрне инде ничә еллар буе күмәкләшеп эшләүләре турында сөйләде. Эше булгач, ашы да бергә дип, алар яшәү рәвешләрен җыр юлларына салды. “Бәйрәм вакытларында, күмәк өмәләргә үзебез 40 лап кеше җыелабыз”, - дип белдерде 5 балалы, кияү-киленле, 15 оныклы һәм 11 оныкчыгы булган Зәләфрүз апа.

Иш янына куш дигәндәй, Гаттаровларга Свердловск, Кемерово һәм Россиянең башка шәһәрләреннән туганнан-туганнары еш кайтып тора. Быел да Иркутск, Улан Удэ, Кемерово шәһәрләреннән өч бертуган Гөлнур, Рәйханә һәм Фәймә апалар – Гаттаровларда кунакта. Үз шәһәрләрендә “Ак калфак” җирле оешмаларының җитәкчеләре буларак, алар “Ак калфак” делегациясе составында йөрде. “Төп нигезгә кан тарта, ел саен кайтырга тырышабыз. Йорттагы төп килен Резидәнең ачык йөзле, киң күңелле булуыннан да кайтасы килеп тора. Төп нигезгә туганнарның гел кайтып торуы киленнең ачык чырайлы, юмарт булуыннан тора”, - ди алар.

Моннан тыш, “Ак калфак”лылар Сабаның үзендә, Кече Шыңар, Югары Симет, Явлаштау, Шекше авылларында "Су юлы күрсәтү", "Сөннәткә утырту" бәйрәме, "Нигез боткасы", "Читән алу", "Бирнә әзерләү", "Сабан туена бүләк җыю", "Орчык өмәсе", "Кияү мунчасы" һәм башка йолалар, гореф-гадәтләр белән танышты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100