news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Һөнәри квалификацияләрне бәяләү, сертификацияләү региональ системасы хакында сөйләшү бара
Бөтенроссия конференциясендә Россия Федерациясенең 20 субъектыннан һәм Татарстанның үзеннән күп санлы җитәкче даирә, белгечләр катнаша
Скопировать ссылку
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанның “Ривьера” отеленда “Һөнәри квалификацияләрне бәяләү һәм сертификацияләү региональ системасы” темасына Бөтенроссия конференциясе башланды.
Пленар утырышны башлап, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Тазетдинова конференциягә Россия Федерациясенең 20 субъектыннан (47 субъектка чакыру җибәрелгән булган) вәкилләр килүен, анда, шулай ук, Татарстан министрлыклары, ведомстволары, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, илнең һәм регионның танылу алган эш бирүчеләре һ.б. катнашуын хәбәр итте. Татарстан Хөкүмәте, ТР Премьер-министры Илдар Халиков исеменнән сәламләде, аннары Татарстан Республикасының эчке куәте, үсеш перспективаларын күздә тоткан программалар белән таныштырды, быел киләсе бишьеллык үсеш программасын төзү бурычы куела, диде һәм максатларны барлады.
Конференциядә К.Таҗетдинова илнең илкүләм куркынычсызлыгы факторы буларак хезмәт ресурсларын көндәшлеккә сәләтле квалификацияләү, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлегенең Илкүләм квалификацияләр үстерү агентлыгы генераль директоры Александр Лейбович илкүләм һөнәри квалификацияне бәяләү һәм сертификацияләү системасы, Германиянең “Justgroup Gmbh” фирмасы директоры Михаил Хайтин private banking мисалында Европада һөнәри стандартлар һәм ирекле сертификация уздыру хакында чыгыш ясый.
Шулай ук Бәйсез директорлар ассоциациясе генераль директоры Александр Филатов корпоратив директорлар һөнәри эшчәнлеге стандартын гамәлгә кертү, Илкүләм кадровиклар берлеге эксперт-директоры Оксана Власова Россия кадрлар менеджменты үсешендә яңа этап буларак белгечләрнең сертификацияләнүе, Казан сәүдә-икътисад техникумы директоры Андрей Артемьев 2013 елда Казанда үткәреләчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага Татарстанның кунакчыллык һәм сервис индустриясе өчен кадрлар әзерләү һәм һөнәри сертификацияләү мәсьәләләрен яктыртырга җыена. Форум барышында үзебезнең илдә һәм чит илләрдә һөнәри квалификацияне бәяләү, сертификацияләүгә кагылышлы охшаш һәм аермалы яклары белән таныштыру да күздә тотыла, аерым алганда, “Rqlab” компаниясе генераль директоры Павел Буков Россия һәм Көнбатыш илләре компанияләрендә сертификация үткәрү һәм бәяләү процедуралары тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк. Татарстанда әлеге эшнең системага куелышы буенча Региональ квалификацияләрне үстерү агентлыгы директоры урынбасары Артур Сәлахов доклад ясаячак.
Ике көн барачак әлеге илкүләм чараның көн тәртибенә 16 чыгыш кертелгән, конференцияне ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге, Илкүләм валификацияләрне үстерү агентлыгы һәм Региональ валификацияләрне үстерү агентлыгы оештырган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot