news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һөнәри белем алучы яшьләр арасында Спартакиаданың финал ярышлары башлана

Спартакиаданың йомгаклау өлешендә авыл һәм шәһәр зоналарында беренче урын алган командалар көрәш, волейбол һәм мини-футбол ярышларында көч сынаша.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). 17 апрельдә Татарстанның һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасында татар-башкорт милли көрәше, волейбол һәм мини-футбол буенча «Хезмәт һәм илне саклауга әзер» Спартакиадасының язгы-җәйге чордагы финал ярышлары узачак. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йомгаклау өлешендә авыл һәм шәһәр зоналарында беренче урын алган командалар катнашачак. Көрәш ярышлары, авылдагы уку йортлары арасында - Мамадыш политехник көллияте базасында 17-19 апрельдә, шәһәрләр арасында - Алабуга политехник көллиятендә 20-22 апрельдә булачак.

Волейбол буенча ярышлар, аерым алганда, шәһәрләр - Казан энергетика көллияте һәм Казан медицина көллияте базасында 17-19 апрельдә, ә авыллар - Арча политехник көллиятендә 24-25 апрельдә үтәчәк. Авыл командалары мини-футболны 26 апрельдә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында, шәһәрнекеләр 28 апрельдә Әлмәт политехник көллиятендә уйнаячак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot