news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һөнәри белем алган инвалидларның 55 проценты эшкә урнаша

Быел мөмкинлеге чикле 371 кеше һөнәри белем алган.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 287 377 инвалид исәпләнә. Шуның 14706сы - инвалид балалар. Быел мөмкинлеге чикле 371 кеше һөнәри белем алган яки белемнәрен арттырган.

Гомумән алганда, 2017 елда мәшгульлек үзәкләре аша, инвалидлык категориясенә керүче 2597 кешегә һөнәри белем алу, эшкә урнашу яки өстәмә белемгә ия булу тәкъдим ителгән.

“Шәхси тернәкләндерү программасына яраклы рәвештә, хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләргә укытабыз. Болар арасында сакчы, ЭВМ операторы, хисапчы, персонал белән эшләү менеджеры, тегүче, пешекче һ.б.лар бар”, – диде Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, һөнәри белем алганнан соң инвалидларның 55%ы эшкә урнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100