news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Нәүрүз» театр форумын онлайн уздыру театр өчен арзангарак төшәчәк

Форум өчен махсус интернет-платформа булдырылган.

«Нәүрүз» театр форумын онлайн уздыру театр өчен арзангарак төшәчәк
Рамил Галиев

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Нәүрүз» халыкара театр форумын онлайн уздыру оффлайн уздыруга караганда арзанракка төшә. Бу хакта Камал театры директоры Илфир Якупов «Татар-информ» да «Нәүрүз» халыкара театр форумына багышлап уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

«Быел форумны уздыру-уздырмау турында без бик озак уйладык. Спектакльләрне онлайн күрсәтүне көйли алгач, мәктәпләр һәм югары уку йортлары дистанцион укуга күчкән икән, нигә безгә дә эшләмәскә дигән карарга килдек. Форум 8 июненнән 17сенә кадәр онлайн форматта узачак», — диде Илфир Якупов.

«Без онлайн дәресләр турында уйлый идек инде. Чөнки бөтен кеше дә Казанга килеп җитә алмый. Шуны уйлап йөргәндә алдыбызга килде дә куйды. Без быел форумда очрашкан булсак та онлайн дәресләр турында сөйләшәсе идек — әмма безгә кулланып карарга да туры килде», — диде ул.

Илфир Якупов форум өчен махсус интернет-платформа булдырылуын, педагогларның онлайн эшләүгә бик җиңел ризалашуын билгеләп үтте.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзенең икеләнүләр белән дә бүлеште. «Технологияләр кирәктер — ансыз булмый. Ярый әле, быел форумга туры килде. Без озак икеләндек. Лекцияләр булганда аңлашыла. Ә бит пластика буенча да дәрес онлайн узачак. Артистлар белән онлайн дәресләрнең ничек узачагы минем үземә дә кызык», — диде Фәрит Бикчәнтәев.

Камал театрының һәм Форумның директоры Илфир Якупов быел «Нәүрүз» форумына федераль акчалар булмавын әйтте. Шунлыктан Татарстан бюджетында билгеләнгән акчалар форумны онлайн үткәрергә җитәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100