news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Нәүрүз" театр фестивален таҗик театры башлап жибәрде

Казанда 1 - 8 июнь көннәрендә төрки халыкларның театр фестивале үтә.

"Нәүрүз" театр фестивален таҗик театры башлап жибәрде
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Нәүрүз" халыкара театр фестивален Таҗикстаннан килгән музыкаль комедия театры башлап җибәрде.

Театр коллективы Мольер әсәре буенча куелган "Оча торган табиб" спектаклен алып килгән. Театрның сәнгать җитәкчесе Сухроб Шехов спектакльнең милли театр традицияләрен күздә тотып куелганлыгын искәртте.

Фестивальнең икенче спектаклен хакас театры тәкъдим итә. Топанов исемендәге Хакас милли драма теары Хемингуэй буенча куелган "Карт һәм диңгез" спектаклен алып килгән.

Кичке сәгать 10да Кабан күле буенда казах театры ачык һавада спектакль күрсәтәчәк. Спектакль "Кыз җибек" дип атала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot