news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Нәүрүз” театр фестиваленә быел Төркия театрлары килми

Быел Кыргызстан, Төрекмәнстан кебек республикалар да катнаша алмый.

“Нәүрүз” театр фестиваленә быел Төркия театрлары килми
Александр Эшкинин

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Төрки халыкларның XIII “Нәүрүз” Халыкара театр фестивалендә Төркия, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан театрлары катнашмый.

Бүген “Нәүрүз” фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә оештыручылар төрки дөньясының театр сәнгате һәм анда "Нәүрүз" фестиваленең тоткан урыны турында сөйләделәр, фестивальдә катнаша алмаган театрлар турында да мәгълүмат бирелде.

“Нәүрүз”дә кайбер төрки театрларның катнашмавын оештыручылар республикаларның матди кыенлыкларына, йә булмаса, гап-гади техник сәбәпләргә бәйләп аңлаталар. Әйтик, Чувашиянең академия театры  тәкъдим ителгән спектакльнең видеоязмасын тиешле вакытта җибәреп өлгерә алмаган. Нәтиҗәдә бу республиканы Дәүләт курчак театры тәкъдим итә. Быел Кыргызстан, Төрекмәнстан кебек республикалар да катнаша алмый.

Азәрбайҗан белән дә репертуар сайлау мәсьәләсендә кыенлыклар туган. Төркия театрларына килгәндә, оештыручылар бернинди дә сәяси проблема булмавын, ә бәлки Төркия ягының тиз генә заявка җибәреп өлгерә алмавын, үзләренең аптыратып тормавын әйттеләр. Фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов моның артык зур югалту булмавын, үзләренең бөтен төрки дөньясының театр тормышыннан хәбәрдәр булуларын, әлегә Төркиядә театраль вакыйга булырлык спектакль күренмәвен әйтте. “Аларның сәнгать турында үз күзаллаулары бар, күзаллауларыбыз кайчакта туры да килеп бетми, Азәрбайҗан белән дә шул ук хәл”, - диде ул.

Төрки халыкларның XIII “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале өчен спектакльләрне Г.Камал театры җитәкчелеге – фестивальне оештыручылар сайлый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100