Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Нәүрүз” театр фестивале мәдәният темасын яктыртучы журналистлар әзерли
5-9 июнь көннәрендә Казанда Төрки халыкларның “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә.
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Төрки халыкларның “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале кысаларында мәдәният темасына язучы журналистлар да әзерләнәчәк, дип хәбәр итте бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә фестивальне оештыручылар.
Фестиваль кысаларында журналистика факультеты студентлары ярдәме белән татар һәм рус телләрендә “Нәүрүз хәбәрләре” газетасы чыгачак. Әлеге кыска вакытлы газетаның баш мөхәррире – Казан театр фестивальләренең даими эксперты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Динә Дәүләтшина.
Нияз Игъламов газетаның фестивальдә катнашучы театрлар өчен матур истәлек, үзләренең эшен күрсәткән “басма сүз” булуын ассызыклап үтте, ягъни, театрлар үз республикаларына кайткач, үзләре турындагы язмаларны күрсәтеп горурлана алачаклар.
Сүз уңаеннан, экспертлар буларак та, Россия басма матбугатына фестиваль турында яза ала торган театр белгечләре чакырылган. Әйтик, Александр Вислов – “Вопросы театра” журналының баш мөхәррир урынбасары, Татьяна Джураева “Петербург театр журналы” интернет-блогы мөхәррире, Елена Карась – “Российская газета” күзәтүчесе, Андрей Пронин – “Театр”, “Театральный Петербург” журналлары авторы.
“Татар-информ” да, фестивальнең мәгълүмати партнеры буларак, фестиваль эшен оператив яктыртып барачак. Кайбер спектакльләр “Татар-информ” аша онлайн-трансляцияләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз