Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Нәүрүз» онлайн-форумына гаризалар кабул ителә
Форумда катнашучылар театр педагогикасы, актерлык осталыгы, актер һәм курчак театры режиссеры, менеджмент, PR-технологияләр һ.б. буенча лекцияләр һәм лабораторияләрдә катнашачак.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). 8-17 июньдә Казанда VI Халыкара «Нәүрүз» театр-белем бирү фестиваль-форумы узачак. Коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләргә бәйле, форум онлайн-форматта узачак. Бу хакта Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашу өчен 5 июньгә кадәр гариза җибәрергә һәм театр сайтында теркәлү узарга кирәк.
Форумда катнашучылар онлайн-конференцияләр режимында лекцияләр тыңлый, семинарлар һәм лабораторияләрдә була алачак. Дәресләр сигез юнәлеш буенча узачак — актерлык осталыгы, сценография, курчак театры, режиссерлык сәнгате, театр тәнкыйте һ. б.
Фестиваль-форумның педагоглары Германия, Колумбия, Польша һәм Россиядән әйдәп баручы белгечләр, театр сәнгате һәм менеджмент өлкәсендәге күренекле шәхесләр булачак.
15-17 июньдә «Нәүрүз» фестиваль-форумы кысаларында театр мәгарифендәге яңалыклар турында фәнни онлайн-конференция узачак. Театр эшлеклеләре, экспертлар, педагоглар һәм тәнкыйтьчеләр театр белем бирү өлкәсендәге бүгенге вазгыять һәм тиз үзгәрүчән чынбарлык шартларында аның үсеш перспективалары турында фикер алышачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз