news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Нәүрүз” фестиваленең оештыру комитеты көндәлек газета чыгарып барачак

Камаллылар бу эшкә журналистика факультеты студентлары арасыннан волонтерларны җәлеп итәргә җыена.

“Нәүрүз” фестиваленең оештыру комитеты көндәлек газета чыгарып барачак
Александр Эшкинин

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Айсылу Хафизова). 5 июньнән 9 июньгә кадәр Төрки халыкларның “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале узачак. Фестивальнең оештыру комитетында “Татар-информ” агентлыгының мәдәни күзәтүчесенә сөйләүләренчә, фестивальгә билетлар алдан алып куелган. Фестивальнең төп яңалыгы булып, һәр көнне басма рәвештә “Фестиваль көндәлеге”н нәшер итеп бару тора.

“Без фестивальгә багышланган көндәлек газета чыгарырга планлаштырып торабыз. Бу – көн кадагындагы мөһим мәсьәләләрнең берсе, чөнки сыйфатка да ирешергә, бюджет кысаларына да сыешырга кирәк”, - диде интервьюда Камал театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе, фестивальнең оештыру комитеты вәкиле Нияз Игъламов. Аның сүзләренчә, хәзер театр  газетаны бастыру өчен типография эзләү белән мәшгуль.

Көндәлек газетаны журналистика факультеты студентлары арасыннан булган волонтерларның язмаларыннан чыгарып барырга уйлыйлар. Игъламовның әйтүенчә, студенларны бик нык күзәтеп торырга кирәк булачак. Ник дигәндә, хәтта һәр профессиональ хәбәрче дә спектакльләрне тиешле дәрәҗәдә рецензияли алмаска мөмкин. “Дөресен әйткәндә, мин хәбәрчеләрне кызганам. Минем эшчәнлегем журналистикага якын, публицист һәм очерклар авторы буларак язмалар әзерлим. Шулай да журналист булып эшли, кыска вакытта – көнгә берничә текст яза алмас идем”, - дип белдерде ГИТИС тәмамлаган Игъламов. Эре медиахолдингларда автор төрле темаларны чагылдырырга мәҗбүр, һәм бу текстларның сыйфатында чагылыш таба, дип аңлатты ул.

“Нәүрүз-2017” фестиваленең оештыру комитеты вәкиленең әйтүенчә, газета көн дә бер табак бит белән чыгачак. Беренче биттә – төсле тышлыкта - фотолар, эчтә – аклы-каралы биттә язмалар булачак. “Анда көндәлек хроника: тәнкыйтьчеләр фикере, актерлар, фестивальгә килгән режиссерлар, театр җитәкчеләре белән әңгәмәләр урын алачак. Тамашачылар кайтавазы да булачак”, - дип белдерде Нияз Игъламов.

Игъламовның әйтүенчә, оештыручылар якут театры эшлеклеләренә аерым блок багышларга җыеналар. “Якутиянең барлык театр сөючеләре килә дияргә мөмкин. Бу бик көчле төркем булачак. Кемнедер рәнҗетермен дип уйламыйм, әмма Россиядә, милли театрлар арасында, әлегә менә шушы өчлек: татар, башкорт, якут театрлары алдынгылыкны бирми”, - дип аңлатты фестивальнең оештыру комитеты вәкиле .

Шунысы кызыклы: буклет татар, рус һәм якут телендә булачак. “Элегрәк татар, рус, инглиз телләрендә буклет эшли торган идек, бу юлы инглиз телен кертмәскә булдык”, - диде театр хезмәткәре.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100