news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Нәүрүз” фестивале ул коммерция проекты түгел – Камал театры директоры Илфир Якупов

Фестиваль 5-9 июньдә Казанда үтә.

“Нәүрүз” фестивале ул коммерция проекты түгел – Камал театры директоры Илфир Якупов
Александр Эшкинин

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Камал театры Төрки халыкларның XIII “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленең программасын игълан итте. Бүгеннән үк “Нәүрүз”дә катнаша торган спектакльләрнең билетлары сатуга чыгарылачак. Оештыручылар билетларның кыйммәт булмавын хәбәр итте, “Чөнки фестиваль коммерция проекты түгел”, - дип нәтиҗә ясады театр директоры Илфир Якупов бүген “Нәүрүз” фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

Фестиваль 5-9 июнь көннәрендә Казанда үтә. Спектакльләр Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, Тинчурин театрында, Казан Яшь тамашачы театры һәм “Әкият” курчак театрында күрсәтелә.

“Нәүрүз” фестивале быел, алдан вәгъдә ителгәнчә, Якут театр сәнгатенә багышлана, ягъни, Саха (Якутия) Республикасыннан дүрт театр килә. Болар – П.А.Ойунский исемендәге Саха Академия театры, Дәүләт Яшь тамашачы театры, Олонхо театры һәм Дәүләт эстрада театры.

Моннан тыш XIII “Нәүрүз” афишасында Башкортстан, Алтай, Кабардино-Балкария, Казахстан, Тыва, Хакасия спектакльләре урын алган. Җәмгысе 17 театр катнаша, 300ләп кеше киләчәк.

Камал театры үзе кунакларга “Җилкәнсезләр” һәм “Агыла да болыт агыла” спектакльләрен күрсәтә. Әлеге спектакльләрнең берсен дә тетарның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куймаган. Беренчесенең режиссеры Георгий Цхвирава булса, икенчесен Айдар Җаббаров куйган. Фестивальгә Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Антигона” спектаклен М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры алып килә. Баш рольдә – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot