Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Нәүрүз» бәйрәмендә пылау бәйгесендә таҗик пылавы җиңде
Җиңүчеләргә тәкә бүләк иттеләр.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Казан ипподромында төрки һәм иран халыкларының Яңа ел бәйрәме «Нәүрүз»дә пылау бәйгесе узды. Җиңүче булып, таҗик пылавы танылды. Җиңүчегә тәкә бүләк иттеләр.
Таҗик һәм үзбәк пылауларын ютуб-блогер Фагыйлә Шакирова, җырчы Гөлназ Шәрипҗанова, актер һәм «Болгар» радиосы алып баручысы Рөстәм Гайзуллин, «Тәмле булсын!» дигән татар халык ашлары китабы авторы, Татарстанның халыкка хезмәт күрсәтү буенча атказанган эшмәкәре Резидә Хөсәенова, җырчы һәм алып баручы Зөлфәт Зиннуров бәяләде.
«Табынга бирелгән вакытта бизәп, яз төсләре кертеп бирделәр. Пылауларының дөгесе таралып тора. Таҗиклар зур тәлинкәдә белән, ә үзбәкләр бытбылдык йомыркасы белән бизәп бирделәр. Икесен дә яхшы итеп бәяләдек», — диде Резидә Хөсәенова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз