news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Һөнәр» фестивале спектакльләрендә сүгенү, агрессия булмавы контрольдә тотыла

«Һөнәр» яшь режиссура фестивале 29 ноябрьдән 6 декарьгә кадәр үтә. Алты көн дәвамында 11 коллектив заманча спектакль тәкъдим итә.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Оештыручылар «Һөнәр» яшь режиссура фестивале программасында күрсәтелә торган спектакльләрдә агрессия галәмәтләре, сүгенү сүзләре булмавын контрольдә тота. Бары тик бер спектакльдә генә «әдәби сүгенү» бар.

Фестиваль афишасындагы бер спектакль — «Сиротливый запад» заманча рок-драмасының яшь чикләре 18+ дип бирелгән. «Анда турыдан-туры сүгенү юк, ләкин „әдәби сүгенү“ бар», — диде Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.

Театрның әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова спектакльнең яшь чикләре пьесада билгеләнгән яшь чикләренә бәйле булуын әйтте.

«Фестивальдә катнашкан спектакльләрне карап чыктым. Аларда традицион булмаган кыйммәтләр, агрессия булмасын дип карадым. Шулай ук сүгенү сүзләре булмавы әһәмиятле. Андый нәрсәләрнең берсе дә булмаячак — сезне инандыра алам. Спектакльләрне бу яктан контрольдә тоттым», — диде ул.

Ренат Әюпов фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов булуын әйтте. «Мин аңа ышанам», — диде баш режиссер.

Программага килгәндә Ренат Әюпов Әтнә театры алып киләчәк «Алмачуар» спектакленең бик кызыклы булуын ассызыклады.

«Һөнәр» яшь режиссура фестивале 29 ноябрьдән 6 декарьгә кадәр үтә. Алты көн дәвамында 11 коллектив заманча спектакль тәкъдим итә. Оештыручылар үзләренең яшьләр тематикасында булган спектакльләр сайларга тырышуларын әйтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot