news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Һөнәр» фестивале спектакльләрен «Алтын битлек» премиясе экспертлары караячак

Казанда 6 — 11 декабрь көннәрендә «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале программасына кергән 23 спектакль күрсәтеләчәк.

«Һөнәр» фестивале спектакльләрен «Алтын битлек» премиясе экспертлары караячак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале спектакльләрен «Алтын битлек» театр премиясе экспертлары да караячак. Бу хакта «Татар-информ»да «Һөнәр» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә театр белгече, фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов әйтте.

«Фестивальгә „Алтын битлек“ театр премиясенең яңа эксперт советында булган Олег Лоевский һәм Владислава Купринаны чакырдык. Алар фестивальнең мәгариф программасы буенча лекция укыйлар һәм спектакльләрне дә караячаклар», — диде Нияз Игъламов.

Ул «Алтын битлек» театр премиясе җитәкчелегенә фестиваль программасын җибәрәчәкләрен әйтте. «Фестиваль программасының бер өлеше үткән сезонныкы. Ләкин яңа спектакльләр дә байтак. Әлеге спектакльләрне карарга „Алтын битлек“ хисабына башка экспертлар да килергә мөмкиннәр», — дип аңлатты театр белгече.

  • Казанның алты театр мәйданчыгында 6 — 11 декабрь көннәрендә «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале программасына кергән 23 спектакль күрсәтеләчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot