news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Һөнәр» фестивале программасына 18+ дип билгеләнгән бер спектакль кертелгән

Казанның алты театр мәйданчыгында 6 — 11 декабрь көннәрендә «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале программасына кергән 23 спектакль күрсәтеләчәк.

«Һөнәр» фестивале программасына 18+ дип билгеләнгән бер спектакль кертелгән
Султан Исхаков

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев исемендәге яшь тамашачы театры уздырырга алынган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленең бер спектакле 18+ дип билгеләнгән. Театр белгече, фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов «Һөнәр» фестиваленә багышлап «Татар-информ»да уздырылган матбугат конференциясендә мондый спектакль кертелү сәбәпләрен аңлатты.

«Программада цензурага сыешмый торган сүзләр кергән текстлы спектакль бар. Андый очракта мин һәр коллективтан тамашачыны кисәтүләрен үтенәм. Фестивальдә беренче урында әхлаклылык тора. Ул чиста булырга тиеш», — диде театрның сәнгать җитәкчесе Ренат Әюпов.

Нияз Игъламов сүгенү сүзе кергән бер спектакль барлыгын әйтте. «Ләкин ул „Угол“да булачак. Дәүләт театрында сүгенү сүзләре булса, без кисәтергә тиешбез. Әмма бу шәхси театр. Әлеге спектакль Чарльз Буковски текстлары буенча. Без инде аны Американың классик язучысы дип саный алабыз. Чит илдә сүгенү сүзләренә башка мөнәсәбәт», — дип аңлатты ул.

Чарльз Буковскиның «Минем этем пәнҗешәмбе эчүен ташлады» дип аталган спектакльне Уфадан «The TEATR» шәхси профессиональ театр алып килә. Аны режиссер Алсу Галина куйган. Ул 11 декабрь көнне «Угол» иҗат лабораториясендә күрсәтеләчәк. Спектакль 18+ дип билгеләнгән.

Казанның алты театр мәйданчыгында 6 — 11 декабрь көннәрендә «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале программасына кергән 23 спектакль күрсәтеләчәк. Быелдан башлап фестивальне Кариев театры уздыра. Фестивальнең программа директоры — Нияз Игъламов, сәнгать җитәкчесе — Ренат Әюпов.



Галерея: Пресс-конференция о 11-м Всероссийском фестивале молодой режиссуры "Ремесло-2019"
news_right_1
news_right_2
news_bot