Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Һөнәр” фестивале “Алтын битлек” театр премиясен дәгъвалаучы спектакль белән рәсми ачылды
"Һөнәр" - бөтенроссия яшь режиссура фестивале.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шушы минутларда Камал театрында X «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале ачылды. Фестивальне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова ачты.
Эльвира Камалова әлеге театр фестивален оештырган Камал театрына рәхмәтен җиткерде, Театр елында республиканың театр дөньясында зур ачышлар буласына ышанычын белдерде, театр форумында катнашучыларга уңышлар теләде.
Фестиваль Камал театрында Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган “Тормышмы бу” спектакле белән башланды. Айдар Җаббаровның әлеге спектакле театр җәмәгатьчелеге тарафыннан татар театрында яңа сүз, зур вакыйга итеп кабул ителде. Ул алты номинация буенча “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты.
Көндез Кариев театры залында Алмаз Садриевның “Татар орнаменты. Җанлы бизәкләр” бәби театры күрсәтелде. Бәби спектаклен Казанга Минзәлә театры алып килде.
Фестиваль афишасына татар һәм рус телләрендә 17 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Кариев театры һәм "Угол" иҗат лабораториясендә барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз