news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә 17 спектакль күрсәтелә

Фестиваль Казанда 2-9 декабрь көннәрендә узачак.

 

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивален оештыручылар Ижевскидан «Les Partisans» театр компаниясен, Уфадан «the ТЕАТР» шәхси профессиональ компания иҗатын форумның быелгы ачышы дип саный. Бу хакта фестивальне оештыручы Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Ижевски командасы Миша Соловьевның «Деликатес» әсәрен Павел Зорин куелышында тәкъдим итә. Алсу Галина Иван Вырыпаевның «Солнечная линия» әсәрен алып килә. Спектакльләр «Угол» иҗат лабораториясендә үтә.

“Чаллының “Мастеровые” театрының Казанга килүе дә һәрвакыт вакыйга. Театр Денис Хөснияровның Александр Вампилов буенча куелган «Старший сын» спектаклен алып килә. Ул Камал театрының Кече сәхнәсендә була”, - ди театрның матбугат үзәге җитәкчесе.

Фестиваль яшь режиссерларга белем бирү юнәлешен дә дәвам итәчәк. Танылган режиссер һәм педагогның осталык дәресләре бирәчәге билгеле. Әлегә аның исемен театр сер итеп саклый.

Оештыручылар билгеләп узганча, фестиваль Казанда 2-9 декабрь көннәрендә узачак. Бу - унынчы фестиваль. «Һөнәр» фестиваленең быелгы географиясе Бухарест, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Әлмәт, Буа һәм Казан шәһәрләрен колачлый.

Афишага татар һәм рус телләрендә 17 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның алты театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Кариев театры һәм "Угол" иҗат лабораториясендә һәм Үзәк ЗАГСның элеккеге бинасында уза.

 I «Һөнәр» фестивале 2009 елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. Беренче фестивальдә 6 яшь режиссер, нигездә, Фәрит Бикчәнтәев укучылары – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаучылар катнашты.

Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оештыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100