news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәниләргә хайваннар турында китап

Нәниләргә хайваннар турында китап

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Мәгариф» нәшриятында халык шагыйре, прозаик Әхсән Баянның «Җил яратучы күркә» исемле китабы басылып чыкты. «Нәниләр китапханәсе» сериясендә чыккан әлеге басма балалар бакчасы һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен кызыклы булачак.

Бу китап хайваннар турындагы кыска гына хикәяләрдән тора. «Зирәк карак», «Эт янында тиеннәр», «Шаярту бәясе» һәм «Яхшылык кире кайта» кебек хикәяләр балаларда җәнлекләргә карата яхшы мөнәсәбәт, табигатьне ярату һәм гаделлек хисләре тәрбияләр. Кызыклы басма рәссам Илдар Нәфиев рәсемнәре белән бизәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot