news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Н.Никифоров: “Татарстанда “ЭРА-ГЛОНАСС” пилот проекты быел ук гамәлгә керә башлаячак”

Моннан тыш, “ГЛОНАСС+112” Глобаль навигацион спутник системасы шушы ел ахырына кадәр Татарстан районнарының барысында да эшләтеп җибәреләчәк, дип вәгъдәли ТР мәгълүматлаштыру һә

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел көзгә, октябрь-ноябрьләргә, Татарстанда пластик карта рәвешендәге электрон идентификаторлар массалар арасында кулланылышка кертеләчәк, ягъни система эшләп китәчәк. Дөрес, андый мөмкинлек төрле төркемнәргә бүлеп, әйтик, Универсиада авылында яшәячәк һәм Казан федераль университетында укый торган студентлар бергәлеге, дәүләт хезмәтләре белән шөгыльләнүчеләр, автомобильләре булганнар һәм югары технологияләр ярдәмендә әледән-әле дәвалану курсы узучылар һ.б. социаль актив гражданнар арасында эксперимент рәвешендәрәк кулланылачак. Россия төбәкләреннән Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында, Әстерхан өлкәсендә кулланылышка кертелә торган пилот проектның беренче нәтиҗәләре шунда үзен күрсәтәчәк.

Алдагы 2 елда республикада цифрлы телевидение тулы канлы эшләячәк. Шул рәвешле, цифрлы технологияләр буенча дискриминациягә чик куелачак.

Моннан тыш, “ГЛОНАСС+112” Глобаль навигацион спутник системасы шушы ел ахырына кадәр Татарстан районнарының барысында да эшләтеп җибәреләчәк. Бүгенгә республиканың “Куркынычсызлыклыкның космик коридоры” проектын тормышка ашыру буенча пилот зона сыйфатында “М-7 Волга” автомобиль юлы узган 11 муниципаль районда ул тест режимында эшли.

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров республиканың төп матбугат һәм коммуникация чаралары журналистлары белән үткәргән очрашуда министрлыкның якын киләчәккә планнары белән таныштырып, әнә шулар хакында шәрехләде. Соңгысына тукталып: “Ләкин шуңа шактый акча таләп ителәчәк, хәтта республика бюджетыннан булса да, чөнки ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга ярамый, ник дигәндә, аның мөмкинлекләре дә ярым-йорты гына булачак. Әмма, ни үкенеч, федераль бюджеттан финанслашу каралмаган”, - диде министр.

Хәзерге вакытта “112” хезмәтенең 5,5 мең чамасы автомобиленең 600е, ә 550 дежур-диспетчерлык хезмәте подразделениеләренең 80е генә шушы система мөмкинлекләреннән файдалана ала. Ахыр чиктә, Татарстанның теләсә кайсы почмагыннан “112” телефон номерына шалтыратулар кабул ителсен өчен моны башкарып чыгу таләп ителә. “Россия Хөкүмәте вице-премьеры Сергей Садалин җитәкчелегендәге Хөкүмәте комиссиясе утырышында да финанслашу турында сүз бармады, бу җәйдә шушы уңай хәл ителмәсме әле дигән өмет бар, Татарстанның исә максималь рәвештә аны гамәлгә ашыру мөмкинлеге гаять зур”, - диде Н.Никифоров.

“Навигацион-мәгълүмати система” (НИС) дигән бердәм челтәр операторы эшли торган “ЭРА-ГЛОНАСС” проекты (ЭРА – экстренное реагирование на аварии) eCall системасы тиңдәше булып тора. Ләкин анысында Cell-ID технологияләре кулланыла: телефон буенча кайсы урыннан ярдәм сорап сигнал алынса, аның кайдалыгы триангуляция юлы белән телефон операторлары аша билгеләнә, ә Россия системасында - “ГЛОНАСС” буенча. “2114-15 елларга Россиядәге барлык автомобильләргә, бу читтән кертелә торганнарына да, үзебездә эшләнелә торганнарына да кагыла, техник тикшерү үткәндә махсус җайланма беркетелә. Аның, әйтик, бәрелү, куркынычсызлык “мендәрләре” датчиклары автомат рәвештә үзәккә һәлакәт яисә стандарт булмаган хәл турында мәгълүмат җибәрә. Шулай ук “тревога” төймәсе дә булыр дип уйлыйм. Шундый пилот проект Татарстанда быел ук гамәлгә керә башлаячак, мәгълүматлар исә “112” хезмәте операторларына турыдан-туры киләчәк, алар, үз чиратларында, шунда ук оператив хезмәтләргә тапшырачак. Бу, иң элек, юлларда һәлакәтләрне һәм үлемнәрне киметү максатында эшләнә”, - дип аңлатты министр Н.Никифоров. Аның сүзләренчә, илдәге машиналарның барысын да андый җайланмалар белән җиһазлау турында законда каралмаган, шуңа күрә хәзерге вакытта шундый документлар проекты әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot