news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Н.Никифоров: “Киләчәк 5 ел эчендә мәгълүмати җәмгыять формалаштыру бурычы куела”
Чөнки Россиядә аның үсеш стратегиясе кабул ителде, 1 июньгә кадәр Россия Федерациясе субъектларының барысы да аны гамәлгә ашыру планын раслаячак, дип белдерде ТР мәгълүматлаштыру һ
Скопировать ссылку
(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров журналистлар белән IT-паркта булган очрашуда, быел республиканың мәгълүмати-коммуникацион технологияләрен үстерүгә моңарчы күрелмәгән күләмдә - 1 млрд. сумга якын күләмдә акча бүлеп бирелә, моннан тыш, эксплуатация бюджеты – 320 млн. сум чамасы, дип белдерде.
“Бюджетның арттырылуы 450млн. сумга мәктәпләрне яңа компьютер техникасы белән тәэмин итү, 250 млн. сумга укытучыларга ноутбуклар бирүгә дә бәйле. Сәламәтлек саклау өлкәсендә электрон белешмә-докуменлар әйләнеше, электрон чиратка язылу һ.б. мөмкинлекләр, ягъни бердәм электрон система Түбән Кама муниципаль районында кулланылып, бөтен республика өчен үрнәк модель булачак, куркынычсызлык тәэмин ителеше максатларында, үзебездәге участок милиционерларын да компьютер техникасы белән тәэмин итү идеясе бар, гомумән, бу бик күптөрле тармакларга кагылачак”, - диде министр.
Шул мәсьәләгә тукталып, 2005 елдан бирле “Электрон хөкүмәт” гамәлгә кертелүен искәртте, анысын тормышка ашыргандагы тәҗрибә Татарстанда социаль һәм икътисадның башка тармакларында да кулланылачагын белдерде. Ә инде киләчәк 5 ел эчендә, 2010-15 елларда, мәгълүмати җәмгыять формалаштыру бурычы куела, чөнки Россиядә аның үсеш стратегиясе кабул ителде, 1 июньгә кадәр Россия Федерациясе субъектларының барысы да аны гамәлгә ашыру планын раслаячак һәм Татарстан да моннан читтә калмый. “Татарстанда тиздән расланачак мәгълүмати җәмгыять үсеше планы һәр министрлык, ведомство өчен уртак максат-бурычларны чагылдырачак, электрон мәгариф, электрон сәламәтлек саклау һ.б. өлкәләрдә мәгълүмати технологияләрне гамәлдә куллану өчен җаваплы булачак иң югары дәрәҗәдәге вазифаи затлар билгеләнәчәк, Хөкүмәт югарылыгында норматив актлар кабул ителәчәк”, - дип шәрехләде министр. Җәмгыятьне исә электрон мөмкинлекләрдән файдалануга өйрәтү максаты куела, чөнки компьютер технологияләре буенча бердәм план кабул ителеп, бу эшкә китапханәләр системасы, мәктәпләр җәлеп ителәчәк.
Н.Никифоров басым ясап әйткәнчә, шушы мәсьәләдә иң зур каршылык-киртә – федераль дәрәҗәдә финанслашу булмау. Шуңа күрә, Татарстан ничек тә булса аны үзе очлап чыгарга омтыла. Федераль үзәктән ярдәм итү түгел, әле ярдәм күрсәтү механизмы да уйлап табылмаган. Соңгы елларда гамәлдә булган капиталь ремонтны федераль бюджеттан уртагыннан финанслау системасы бу очракта отышлы булыр иде, ә Татарстан исә җитди көндәшлек шартларында финанслашуга хокук өчен ярышырга тулысынча әзер, шулай була калса, республиканың лидер буласына һичнинди шик юк, дигән фикердә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Н.Никифоров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2