news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нәни энҗеләр" бәйгесендә катнашучы татар кызлары бәрәңге тәкәсе пешерде

Чиләбе кызларына җыр-бию һәм башка осталыкларын да күрсәтергә туры киләчәк, бәйгегә нәтиҗә 26 ноябрьдә ясалачак.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ») Чиләбе өлкәсендә җирле Татар конгрессы тарафыннан үткәрелүче “Татар кызы-2016. Нәни энҗеләр” бәйгесенең чираттагы этабы узды. Мәгълүм булганча, моңа кадәр беренче турда нәни кызлар татар милли бизәнү-ясану әйберләрен иҗат итүдә көч сынашкан иде. Икенче тур аш-су осталыгына багышланды.

Бу бәйгедә 8-10 яшьлек кызлар катнаша. Кызлар бәрәңге тәкәсе пешерде. Аларга бу эштә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле сылу затлары булышты.

Әле кызларга җыр-бию һәм башка осталыкларын да күрсәтергә туры киләчәк. Финал исә 26 ноябрьдә Чиләбе шәһәренең Колющенко исемендәге Мәдәният сараенда үтәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100