Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Н. Лобачевский исемендәге V Халыкара шигърият фестиваленә Казанда дистәләгән шагыйрь җыелды
Алар әдәби очрашулар, фәнни-гамәли конференцияләр уздырды
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). “Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, 28-30 ноябрь көннәрендә Казанда Н. Лобачевский исемендәге V Халыкара шигърият фестивале уздырылды. Әдәбият бәйрәме кысаларарында, Россиянең дистәләгән төбәгеннән килгән шагыйрьләр һәм язучылар белән әдәби очрашулар, китапларны тәкъдим итү чаралары, фәнни-гамәли конференция һәм социаль әһәмияткә ия булган чаралар уздырылды.
Фестиваль “Евклид булмаган геометрия кичендә” чарасы белән ачылып китте. Анда, Казаннан тыш, Алабуга, Яр Чаллы, Мәскәү, Красноярск, Норильск һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән шагырьләр үзләренең әсәрләрен укыды.
Казан федераль университеты китапханәсендә исә “Евклид булмаган геометриянең сәнгатьчә аңга тәэсире” конференциясе барышында фәлсәфи, мәдәни, тарихи, табигый-математик һәм филологик иҗади проектлар хакында фикер алышу булды. Анда математиклар, филологлар һәм фәлсәфәчеләр чыгыш ясады.
Казан университеты мемориаль аудиторияле буйлап оештырылган экскурсия барышында, кунакларга бу уку йортында белем алган рус һәм дөнья классиклары — Лев Толстой, Сергей Аксаков, Дмитрий Мамин-Сибиряк, Велимир Хлебников хакында сөйләделәр.
Фестивальнең икенче көнендә катнашучылар Казанның 2 нче номерлы балалар психоневрологик шифаханәсендә булды. Анда 3-14 яшьлек 100 бала дәвалана. Әдәби очрашуга шуларның 80гә якыны килгән иде. Шагыйрьләр алар белән әдәби уеннар уйнады, конкурслар уздырды. Красноярскидан килгән Марина Саввиных һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы Вера Хәмидуллина балаларга интерактив рәвештә комбинатор һәм визуаль поэзия, рус теленең чиксез мөмкинлекләре хакында сөйләде. Шулай ук шифаханәгә 100ләп китап бүләк итеп бирелде.
Моннан тыш, Василий Аксенов музеенда шигърият кичәсе уздырылды. Анда ТР Милли китапханәсе фондына китаплар тапшырылды.
“Казан һәрвакыт Россиянең мәдәни һәм әдәби тормышының үзәге булды. Без бүген дә шуңа омтылабыз”, - диде фестивальнең оештыручысы, РТ Язучылар берлегенең рус әдәбияты секциясе җитәкчесе Лилия Газизова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз