news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Н. Лобачевский исемендәге V Халыкара шигърият фестивале уздырыла

Әдәбиятчылар һәм галимнәр бер мәйданга җыелачак

 (Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Бүгеннән алып 30 ноябрьгә кадәр Казанда Н. Лобачевский исемендәге V Халыкара шигърият фестивале уздырыла.

Әлеге чара Татарстан башкаласында 2011 елдан бирле үткәрелә һәм математик исемен йөрткән бердәнбер әдәби фестиваль булып санала.

Н.Лобачевский фестивале кысаларында КФУның төп бинасында әдәби-фәнни форматтагы форум уздырыла, ул исә әдәбиятчыларны һәм галимнәрне берләштерергә, бер мәйданга җыярга ярдәм итә. Мондый фестиваль Н. Лобачевский үзе исән вакытта ук барлыкка килгән, ягъни Казан дәүләт университетында элек уздырыла торган әдәбиятчылар һәм фән вәкилләренең бергә җыелып, шигырьләр уку традицияләрен дәвам итә. Н. И. Лобачевский үзе дә шигырьләр язган, ә аның яраткан укытучысы исә “Во поле березонька стояла…” җыры авторы, геометрия һәм тел белеме буенча лекцияләр укучы Николай Ибраһимов булган.

Фестивальдә Алексей Остудин (Казан), Горан Лазович (Сербия), Денис Осокин (Казан), Марина Саввиных (Красноярск), Анна Русс (Казан), Максим Гликин (Мәскәү), Илья Леленков (Мәскәү), Натан Солодухо (Казан), Сара Зельцер (Курск), Александра Кашина (Казан), Глеб Михалёв (Казан), Наил Ишмөхәммәтов (Казан), Валерия Олюнина (Мәскәү), Айрат Бик-Булатов (Казан), Нури Борнаш (Казан), Вадим Гершанов (Казан), Вера Хәмидуллина (Яр Чаллы), Лоренс Блинов (Казан), Лилия Газизова (Казан) һ.б. катнашыр дип көтелә.

Чара кысаларында “Евклид булмаган геометриянең сәнгатьчә аңга тәэсире” конференциясе, әдәби очрашулар һ.б. үткәрү планлаштырыла.

Катнашучыларның балалар психо-неврологик шифаханәсендә чыгыш ясавы, “Китаплар — балаларга” акциясен уздыру да ниятләнә. Әлеге акция кысаларында Казан шәһәре Үзәк китапханәсенә китаплар бүләк итеп бирелә.

Шулай ук катнашучылар өчен Казан буйлап җәяүле экскурсияләр уздыру да күздә тотыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot