news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әнәле клубын сүткәннәр

Иске клуб урынына яңасы булырга тиеш

 (Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Апас районындагы Иске Әнәледә тиздән яңа клуб булачак. Гыйнвар аеның соңгы атнасында клуб мөдиребез Альмира Салахова, авыл халкы белән берлектә, иске клубны сүтү өчен өмә оештырды. Эшкә батыр авылдашларны салкын да куркытмады. Хатын-кызлар өмәчеләрне сый-нигъмәтләре белән сыйлап, көч-куәт биреп тордылар. Ике көн дәвамында бик зур эш башкарылды, тирә-як тәртипкә китерелде, дип белдерә “Йолдыз” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot