news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәкыя Гыйләҗева: Аяз кара плащтан төшемә керде – тел бетерелүгә борчылып ята

Камал театры Аяз Гыйләҗев әсәре буенча спектакль чыгарды.

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле язучы Аяз Гыйләҗев Камал театрында үз повесте буенча куелган спектакль чыгар алдыннан хатыны Нәкыя Гыйләҗеваның төшенә карадан киенеп кергән.

"Бүген Аязымны төштә күрдем. Кап-карадан киенгән. Кара плащтан бүлмәдән килеп чыкты. Мине дә ачуланмый, сөйләштеме ул минем белән – белмим, белмим”, - дип Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева "Татар-информ" хәбәрчесенә төшен сөйләде.  

“Уяндым да, бүгенге спектакль барып чыкмаган алайса”, - дип уйлаган идем. Миләүшә Хабетдиновага шалтыраттым. Ул: “Телнең бетерелүенә борчыла Аяз абый”, - ди. "Дөрестән дә шулай, шуңа борчылып ята бугай", - диде ул елый-елый.

Мәгълүмат өчен. Камал театрында бүген “Әтәч менгән читәнгә” спектакльнең беренче премьера көне. Ул тагын 2, 3 һәм 27 декабрьдә күрсәтеләчәк. Кичә кич белән Камал театры спектакльне журналистларга, театр белгечләренә һәм театрның дусларына күрсәтте.

Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, инсценировка авторлары – Фәрит Бикәнтәев һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100