news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәкыя Гыйләҗева Аяз Гыйләҗевнең русча чыккан китапларына игътибар күбрәк булуын әйтте

Аяз Гыйләҗевнең “Давайте помолимся!” китабы "Ел китабы" конкурсында “Рус телендә чыккан матур әдәбият” номинациясендә икенче урын алды.

Нәкыя Гыйләҗева Аяз Гыйләҗевнең русча чыккан китапларына игътибар күбрәк булуын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нәкыя Гыйләҗева бүген “Ел китабы” конкурсына нәтиҗәләр ясалу тантанасында Аяз Гыйләҗевнең рус телендә басылган китапларына игътибар күбрәк булганлыгын әйтте.

Бүген Татарстан Милли китапханәсе “Ел китабы” конкурсында җиңүчеләрне котлады. Җиңүчеләр алты номинация буенча билгеләнде. Аяз Гыйләҗевнең “Давайте помолимся!” китабы “Рус телендә чыккан матур әдәбият” номинациясендә икенче урын алды. “Йәгез, бер дога!” әсәрен русчага Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемә иткән.

Котлауларны кабул итеп алган Нәкыя Гыйләҗева, Аяз Гыйләҗевнең китаплары һәрдаим чыгып торуына рәхмәтен җиткерде. Шул ук вакыт үзенең кайбер борчулары белән дә уртаклашты. “Аязның рус телендә чыккан китабына бәя бирелүе белән бик горурландым. Аязым татар булып яшәде, татарча язды. Ләкин Аязымны татар телендә зурлау булды дия алмыйм”, - диде ул.

Нәкыя Гыйләҗева 1963 елда язылган “Өч аршын җир” әсәренең тәнкыйтьләнүен һәм басылмый торуын әйтте. “Әсәр рус телендә 1965 елда чыгарылып “Елның иң яхшы китабы” дигән зур премия алды. 3 мең сум бик зур акча иде ул – тернәкләнеп киттек. “Җомга көн кич белән” чыккач та шул ук хәл булды: Бибинурны “Мич башы карчыгы” дип тә атадылар. Ә китапка Россиянең Горький премиясен бирделәр – рәхмәт яусын”, - диде ул.

Нәкыя Гыйләҗева “Ел китабы” конкурсы премиясе акчасын тәрҗемәче, шагыйрь Наил Ишмөхәммәтовка тапшырды.

Конкурста Татарстан нәшриятларында 2017 елда дөнья күреп, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китаплар катнашты. Иң күп укылган китаплар исемлеге республиканың 1510 китапханәсе мәгълүматыннан чыгып билгеләнде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100