news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәкый Исәнбәтнең «Идегәй» дастанын Гомерның «Илиада» поэмасына тиңләделәр

Җәмәгатьчелек халык язучысының татар дөньясына керткән өлешен “титан”ик дип бәяләде.

Нәкый Исәнбәтнең «Идегәй» дастанын Гомерның «Илиада» поэмасына тиңләделәр
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең «Идегәй» дастанын борынгы грек язучысы Гомерның «Илиада» һәм «Одиссей» поэмаларына тиңләделәр. Бу хакта Габдулла Тукай музеенда тууына Исәнбәтнең 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичәсендә әйтелде.

Лилия Мөхәммәтҗанова Исәнбәтнең «Идегәй» дастанына керткән өлеше хакында да әйтеп узды. «Алтын Урда дәүләтендә булган һәр халык аны үзенең мирасы дип саный. Нәкый ага варианты тоташ шигъри формадан гыйбарәт. Ул бөтен төрки халыкларның фольклор нечкәлекләрен исәпкә алып язган. Авторлык мәсьәләсенә килгәндә, мин аны Гомернең «Илиада»сы һәм «Одиссей»ына тиңләр идем», — диде ул.

Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов «Идегәй» дастаны 1944 елда әдәбият тарихыннан алып ташлануына карамастан, халыкның күңелендә сакланып калганын әйтте. «Һиҗрәт», «Портфель» әсәрләрендә ул Совет җәмгыятендә урнашкан бюрократлыкны кискен тәнкыйтьләп чыга. Ул әсәр исемнәрен кеше исемнәре белән атарга ярата. Әсәрдә шәхес язмышы халык язмышы белән кушылып китә», — диде ул.

Галимә Лилия Мөхәммәтҗанова Нәкый Исәнбәтне татар халкында зур фигура дип атады. «Аның белән исән чагында очрашырга туры килмәде. Фәнни хезмәтне язу барышында аның фольклор мирасы белән танышу мөмкинлеге туды. Тотып карау, өйрәнү насыйп булды. Саллы кереш мәкаләләре милләтебез өчен кадерле хәзинә. Алар титан хезмәтләр буларак бәяләнә», — ди ул.

«Татар чичәннәре турында мәгълүмат эзләргә туры килде. Сирәк очрый торган материалларны Нәкый ага хезмәтләреннән таптым. Шәкерт вакытыннан ул халык иҗатын бөртекләп җыя. Мондый зирәклек акыллы кешегә генә хас була ала. Ул аны сиземләү, тоемлау белән башкарып чыккан. Халык авыз иҗаты аңа илһам биргән», — дип сөйләде галимә.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Нәкый Исәнбәтне татар драматургиясендә «классикның классигы» дип саный. «Портфель» әсәрен генә алыгыз. Ул тудырган һәр образны санап чыгару өчен кул-аяк бармаклары гына җитмәс. Шулкадәр персонажны кайсы драматург кына ачып бирә ала икән? Әсәрләремне язган вакытта аның китапларын алам», — дип сөйләде ул.

Язучы Рабит Батулла 1965 елдан Нәкый ага янына куен дәфтәре кыстырып йөрүен сөйләде. «Балаларың рус мәктәбе бетергән, ничек итеп саф татар телендә тәмле сөйләшәләр соң алар», дидем. Ул: «Ач вакыт. Празат ашыгып кайтып керә дә, «мама, дай хлеба», ди. Әллә күрше Миша кергәнме, дидек. Шуннан соң бер тапкыр да русча дәшмәде», ди. Мин дә аның шәкерте. Ул безне әсәрләре белән тәрбияләде», — диде ул.

«Без — «Щепкинчылар» - Мәскәүгә китәргә җыенганда театр Нәкый ага белән очрашу оештырды. Сәгать ярым буена ул татар теле, әдәбияты, тарихы турында сөйләде. Руслар арасына китүче балаларга Нәкый ага татар булып кайтыгыз дип сөйләде. «Мәскәүдә мескенләнеп йөрмәгез, Сез — бөек халыкның балалары», — диде ул», — дип искә алды Рабит Батулла.

Кичәдә Нәкый Исәнбәтнең кызы Йолдыз Исәнбәт, әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хәбетдинова, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, язучылар Камил Кәримов, Галимҗан Гыйльманов, Гәрәй Рәхим һ.б. катнашты.



Галерея: Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел «Мин Тукайның замандашы» кичәсе
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100