news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Әнәк” агрофирмасының бер бүлекчәсендә 22 көнгә 115 000 хезмәт хакы алалар

Биредә уртача хезмәт хакы 22 мең сумнан ким түгел.

(Минзәлә, 22 август, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә районы “Әнәк" агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе механизаторлары июль ае өчен хезмәт хакын алдылар. Биредә уртача хезмәт хакы 22 мең сумнан ким түгел, дип яза җирле басма.

Әйтик, июль аенда биредә МТЗ-1221 тракторында Амазоне агрегаты белән үсемлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәрткән механизатор Рафыйк Загертдинов 22 көн эшләп кулына 115 мең сум, ә Мирхәт Гәрәйханов 96 мең сум акча алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot