news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәҗип Нәккаш «Тормыш юлы» акциясендә катнашырга чакырды

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды аз керемле, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, күп балалы гаиләләр, мохтаҗлар өчен ярдәм җыя.

Нәҗип Нәккаш «Тормыш юлы» акциясендә катнашырга чакырды
Солтан Исхаков

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). «Ярдәм» мәчете дизайны авторы Нәҗип Нәккаш «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының «Тормыш юлы» дип аталган проектын хуплап каршы алды һәм игелекле эшләргә битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.⠀

«Бу игелекле эшкә сез дә кушыла аласыз, дуслар! Без сезне игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә чакырабыз. Ул азкеремле, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, күп балалы гаиләләр, мохтаҗлар өчен — кайнар ризык кына түгел, ә рухи яктан зур ярдәм дә булачак. „Ярдәм“ милли ислам хәйрия фонды акциясендә катнашучылардан Аллаһы Тәгалә разый булсын», — ди ул.

Нәҗип Нәккаш — әдәбият галиме-текстолог, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе, Татарстанның рәссамнар берлеге, РФ каллиграфлар милли берлеге әгъзасы.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

Саклык банкы картасы номер: 4274 2780 2038 4288

ФИО: Илдар Рәфкать улы Б.

Саклык картасы +79600480778 телефон номеры на тоташтырылган.

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды реквизитлары: НИБФ «Ярдэм» ИНН 1658087725 КПП 165801001 ОГРН 1071600003530 БИК 049205603 р/с 40703810562000000971 к/с 30101810600000000603 в Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк. Назначение платежа: «Благотворительная помощь на кормление малоимущих».

Шулай ук 7715 номерына НУР сүзен язып, смс юллап, ярдәм итәргә дә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100