news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәҗип Нәккаш рәссам Мәдияр Хаҗиев Тукай бүләгенә лаек, дип саный

Мәдияр яңа төрле стиль алымнар белән кулланып иҗат итә һәм үзебезнең миллилекне дәвам итүче, ди Нәҗип Нәккаш.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Г.Тукай бүләге иясе Нәҗип Нәккаш Татарстанның халык рәссамы, Б.Урманче премиясе лауреаты Мәдияр Хаҗиев Г.Тукай дәүләт премиясенә лаек иҗатчы, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Мәдияр Хаҗиев башкалардан аерылып торучы, үзенчәлекле рәссам, - диде Нәҗип Нәккаш. - Модерн стилендә дә иҗат итә. Таплардан композицияне оста төзи. Яктылык, төсләр корамасыннан төзелгән эшләрендә эчтәлек, идея бар. Ул - татар, татарның тормышы, үткәне һәм бүгенгесе. Халыкның мифлары, бәетләре, шәхесләре чагылыш тапкан. Мәдияр яңа төрле стиль алымнар белән кулланып иҗат итә һәм үзебезнең миллилекне дәвам итүче. Бездә миллилекнең тышкы ягы белән генә мавыгучылар бар”.

Нәҗип Нәккаш Чаллы рәссамының шәмаил техникасында пыялага иҗат ителгән картиналарына да бәя бирде. “Элек-электән пыялага шәмаилләр эшләгәннәр, - ди Нәҗип ага. -  Бу техникада фольга кулланалар. Ул җемелдәп ялтырап тора. Хаҗиев та үз иҗатында фольга техникасын да файдалана. Шул ук вакытта хәзерге заман буяуларын куллана. Пыяла бик яссы, анда бернинди һава переспективасы юк. Ә рәссам пыяладагы картиналарында һава булдыруга ирешкән. Аларда кәеф, хис барысы да бирелгән. Мәсәлән, “Кичке авыл” йорт тәрәзәләрендә яктылык, әби кичләтеп кенә кунакка барырга чыккан. Ак карлар җемелдәп куюы, көннең узуы азрак кына сагыш уята. Пейзажларында да татарлык сизелә. Мәдияр Хаҗиев Г.Тукай бүләгенә лаеклы рәссам, дип саныйм”.

Исегезгә төшереп узабыз, Мәдияр Хаҗиевның “Татар хатын-кызлары” дип аталган картиналар сериясе быел Гадулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

"Татар-информ" Татар сәнгате тарихында күрелмәгән хәл: рәссам 82 картинасын халыкка бүләк итә, дип Р.Шаһиева сүзләрен хәбәр иткән иде.

Белешмә: Рәссам Мәдияр Хаҗиев Татарстанның Саба рaйоны Керәнле авылында туып үскән. Казан сәнгать көллиятен тәмамлаган. Чаллы каласының сәнгать мәктәбендә 40 ел балаларга рәсем серләрен өйрәтте. Күп санлы шәхси күргәзмәләрен оештырды. 16 мартта “Хәзинә” милли сәнгать галереясенда аның “Асылыбызга кайту” дигән күргәзмәсе эшли башлады. Иҗатында халык фольклорына, тарихка киң урын бирә. Хәзерге вакытты Чаллыда Рәссамнар берлеге каршында өлкәннәр өчен оештырылган студиядә рәсем ясарга өйрәтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100