news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нәҗип Нәккаш: Казанда гарәп язуы үрнәкләре аз
Г.Камал исемен йөртүче театр бинасын да гарәп язуы белән бизәп куярга кирәк, ди танылган каллиграф.
Скопировать ссылку
(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанда гарәп язуы үрнәкләренә игътибар юк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әдәбиятчы-текстолог, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, мөгаллим, каллиграф-хаттат Нәҗип Нәккаш хәбәр итте.
“Казан – Европа белән Азия арасында торучы шәһәр. Ул – татар шәһәре, мөселманнар күп яши. Килгән туристлар мөселманлык эзен күрергә тели. Гарәп язуы үрнәкләре юк дип әйтерлек. Моңа бездә, гомумән, игътибар җитми. Югыйсә, элмә такталарда, афишаларда чагылдырып булыр иде. Хәтта аерым биналарны бизәргә мөмкин. Казанда кибетләрне, мәчетләрне бик матур итеп бизәргә була. Мәчетнең исемен үк зур итеп гарәпчә язып куярга ярый бит, тышын исә сүрәләр белән баетырга мөмкин. Кич яктыртып торганда, гаять матур күренеш булыр иде. Ләкин бу эш әле башланмаган. Г.Тукайның шигырьләрен гарәби язу белән башкарып чыгарып булыр иде. Казан үзәгендә Г.Камал исемен йөртүче театр бинасына да гарәп язуын купшы итеп язып куйсак, нинди матур буласы! Аның түбәсендә урын күп, бик күркәм сурәттә язып куярга булыр иде. Кабан күле суында чагылышын күз алдына китерәм хәтта" , – ди Нәҗип Нәккаш.
Г.Тукай бүләге лауреаты шәһәрдә яңа биналар төзегәндә дә каллиграфия сәнгате барын истә тотарга кирәклегенә басым ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2