news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәҗип Нәккаш: Гаилә тугралары популярлашты

Тугра – гаилә бердәмлеген саклый торган логотип, ди танылган татар хаттаты.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Гаилә тугралары популярлашты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә  Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты,  каллиграф-хаттат, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш хәбәр итте.

“Тугра - кешенең исемен, атасының исемен һәм фамилиясен чагылдыра, - ди Нәҗип Нәккаш. - ХIV гасыр башларындагы  төрек солтаннары һәм Кырым ханнарыннан килә. Аларның грамоталары бу үзенчәлекле монументаль стиль белән башкарылган була. Шуңа да тугра дип төрки сүз белән атаганнар. “Ту” - ул билге дигәнне аңлата. Тугра - кешенең билгесе. Хәзергечә әйтсәк, мөһере, логотибы. Заказ буенча ясаган туграларны борынгы классик традицион стильдә башкарам. Анда югарыга киткән вертикальләр, әйләндереп алынган оваллар, һәрберсенең мәгънәсе бар. Кешене данлый, зурлый һәм саклый торган әсәр килеп чыга монда.

Элегрәк аерым кешеләргә генә ясый идем. Ә соңгы вакытта гаилә тугралары популярлашып китте. Монда башта уртак фамилия, аннары гаилә башлыгы – ире, хатыны һәм балалары, оныклары исемнәре сурәтләнә. Бу үзенә күрә гаиләнең гербы булып тора. Гаиләне беркетүче, аның бердәмлеген саклаучы һәм татулыгын сакларга чакыручы герб. Анда, гадәттә, гаиләдәге һәр кешенең исеме языла һәм янында “Аллаһ рәхмәтен насыйп итсен!” дигән теләк тә була”. 

Нәҗип Нәккаш белән оештырылган тулы әңгәмәне ihtertat.ru республика электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100