news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәҗип Җиһановның улы Иван Җиһанов туган теле дип дәүләт телен саный

Аз санлы халыкларның телен саклау мөһим эш, ләкин ул җәмгыять һәм мәдәният үсешендә чик тудырмаска тиеш, дип саный музыкант.

Нәҗип Җиһановның улы Иван Җиһанов туган теле дип дәүләт телен саный
Владимир Васильев/архив

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһановның улы, "Домисолька" балалар музыка театры җитәкчесе Иван Җиһанов туган теле дип дәүләт телен саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесе белән сөйләшкәндә әйтте.

Иван Җиһанов татар телен көнкүрештә аралашырлык дәрәҗәдә белә һәм туган телне белү гореф-гадәтләрне, йолаларны, мәдәниятне саклау өчен мөһим дип саный.

Телне югалудан саклау мәсьәләсенә килгәндә, Иван Җиһанов бу хакта кеше түгел, дәүләт уйларга тиеш, ди. “Кеше бу хакта махсус уйланырга тиеш түгел. Бу я табигый процесс, я мәҗбүр итү, тагу. Мәҗбүр итү иртәме-соңмы милләтчелеккә китерәчәк”, - дип саный Нәҗип Җиһановның улы. Мисал итеп ул Украинадагы вәзгыятьне атады.

“Кайсы телдә фикер йөртүең дә бүгенге җәмгыятьтә мөһим түгел. Дәүләт телен белеп, тормышта үз урыныңны табарга кирәк, ә әни-әти телен саклау ул гореф-гадәт кебек, мәдәни гадәтләрне саклауда булышлык булып тора. Аз санлы халыкларның телен саклау мөһим эш, ләкин ул җәмгыять һәм мәдәният үсешендә чик тудырмаска тиеш”, - дип билгеләп үтте ул.

  • 21 февраль Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot