news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсын Мәскәүдә тәкъдим итәләр

Быел яз һәм көзен С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында операның премьерасы тулы аншлаг белән узды.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 2017 елның 18 ноябрендә Мәскәүнең Россия театр сәнгате институты сәхнәсендә татар музыкасы классикасыннан Нәҗип Җиһанов операсы куелачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

“Түләк” спектакле Казан Дәүләт Консерваториясе студентлары һәм укытучылары көче белән әзерләнгән.

Быел яз һәм көзен С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында операның премьерасы тулы аншлаг белән узды.

Спектакль композитор һәм танылган дирижер Фуат Мансуровка багышлана.

Операда «TATARICA» халык кораллары оркестры һәм Казан консерваториясенең симфоник оркестры коллективлары уйный.

Опера студиясенең сәнгать җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова.

Сәхнәгә куючы режиссер – Россия театр сәнгате институтын тәмамлаган Евгений Артамонов.

Хореограф - Лаура Хәсәншина.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot