news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәҗип Җиһанов музеена Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды

«Консерватория студентлары өчен бу музей хәзинәгә тиң», - диде Светлана Персова коллективны котлап.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт консерваториясендә «Милли музыкаль театр сәнгате турында уйланулар. Тарих һәм бүгенге көн» түгәрәк өстәл утырышы кысаларында Композитор Нәҗип Җиһановның музей-фатиры коллективына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Рәхмәт хатын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова тапшырды. “Бүгенге заман музейлары нинди булырга тиеш, кечкенә музей-фатирлар кирәкме, алар ни дәрәҗәдә әһәмиятле дигән дискуссияләр булып тора. Ә бит кечкенә музейларның да зур эшчәнлеге бар. Музей хатирәләр саклау урыны. Алар тәрбия ролен үтиләр. Нәҗип Җиһанов музеенда да гаҗәеп архив, зур китапханә. Консерватория студентлары өчен бу хәзинәгә тиң”, - диде Светлана Персова коллективны котлап.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100