news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәҗип Җиһанов милли музыкаль театр булдыруны теләп, Мәскәүгә хатлар язган – Ә.Җаббарова

Казан дәүләт консерваториясендә узган түгәрәк өстәл утырышында Музыкаль театр булдыру кирәклеге турында сүз барды.

Нәҗип Җиһанов милли музыкаль театр булдыруны теләп, Мәскәүгә хатлар язган – Ә.Җаббарова
Рамиль Гали

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Танылган композитор Нәҗип Җиһанов Милләтләр музыкаль театры булдыру теләге белән үз вакытында Мәскәүгә хатлар язган. Ул андый театрны Татарстанда түгел, Мәскәүдә күрергә теләгән. Кичә Казан дәүләт консерваториясендә узган "Милли музыкаль театр сәнгате турында уйланулар. Тарих һәм бүгенге көн" түгәрәк өстәл утырышында татар профессиональ музыкасы классигының музыкаль театрга кагылышлы уй-фикерләре һәм бу җәһәттән бүгенге вазгыять турында сүз барды. Утырышны консерватория ректоры Рубин Абдуллин алып барды. 

“Нәҗип Гаязович Милләтләр музыкаль театры булдыру теләге белән Советлар Союзының партия оешмаларына хатлар язган икән. Ул театрда милли авторлар куелыр дип хыялланган. Аның хыялын Идел буе халыкларының музыкаль театры дип карарга мөмкин”, – диде Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе җитәкчесе Әлфия Җаббарова.

Әлеге опера студиясе Казан тамашачысын милли опера куелышлары белән еш шатландырып тора. Соңгы елларда студентлар көче белән “Башмагым”, “Наемщик" опералары куелды. Хәзер инде опера студиясенең “канатлары ныгыган” саен, консерватория кысаларының гына тарлыгы сизелә башлады. Ә тагын да үсәр өчен уку театры базасы гына җитми: үз бинаң, үз сәхнәң, үз җитәкчелегең, үз бюджетың кирәк.

Музыкаль театр булдыру үзен аклармы? Аңа ихтыяҗ ни дәрәҗәдә? “Ул драма театрлары репертуарындагы музыкаль спектакльләрне алуга гына кайтып калмасмы?” дип икеләнү белдерә театр белгече, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов. “Бүгенге театрларга телевидение белән бозылган җәмгыятьтә эшләргә туры килә. Музыкаль культурабыз ул заманнарга караганда түбәнрәк”, дип, музыкаль театрның тамашачысы булу мәсьәләсен дә күтәрә ул. Ниһаять, репертуар җитәрлекме? “Репертуар – икенчел. Беренче ул театрны төзергә кирәк. Бәлки, бу Идел буе музыка үзәге була алыр. Әлегә хыял булса да, ул хыял башларыбызда өлгерсен иде”, - ди Әлфия Җаббарова.

Эльмир Низамов бездә актив эшли алырлык композиторларның күп булуын билгеләп үтә. Аларның уйналу-куелу ышанычы булмаганга гына язмыйлар ди ул.

Түгәрәк өстәл утырышында Нәҗип Җиһанов музее хезмәткәрләре, консерватория укытучылары катнашты.

Утырыштан соң Опера студиясенең яңа эше – Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсының концерт варианты тәкъдим ителде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100