news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәҗип Хаҗипов: Берничә елдан Татарстанда һәр кеше елына 18-20 килограмм балык ашый алачак

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары сүзләренчә, әлегә бу күрсәткеч 4 килограммнан артмый.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда яшәүчеләрнең һәр кайсына якынча 4 килограмм балык туры килә. Физиологик нормаларга тутыру өчен бу өлкәдә шактый тырышып эшләргә кирәк. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, һәр кеше елына 18-20 килограмм балык ашарга тиеш.

“Ике-өч ел эчендә булган күрсәткечләрне арттырып, бер кешегә туры килгән балык күләмен 8-10 килограммга җиткерербез дип уйлыйм. 2020-2025 елларга исә бу күрсәткеч 18-20 килограммга җиткереләчәк”, – дип вәгъдә итә министр урынбасары.

Аның фикеренчә, бу нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, чөнки моның өчен Татарстанда бөтен шартлар да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100