news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәҗибә Сафина тормыш иптәше Мөдәррис Әгъләм турында: Үлгәненә әле дә ышана алмыйм

«Үзенә күпме каршы сөйләп торсалар да, бер генә дә дошманы юк иде», — диде шагыйрә.

Нәҗибә Сафина тормыш иптәше Мөдәррис Әгъләм турында: Үлгәненә әле дә ышана алмыйм
Владимир Васильев

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Нәҗибә Сафина тормыш иптәшенең вафат булуын әле дә кабул итә алмавы турында сөйләде.

«Мөдәррискә ифрат авыр иде. Үзен чүп итеп хис иткән мизгелләре күп булды. Үзенә күпме каршы сөйләп торсалар да, бер генә дә дошманы юк иде. Бугазында яман шеше бар иде, соңгы минутларында авыр сөйләште. Үлгәненә әле дә ышанып булмый», — диде ул Тукай әдәби музеенда Мөдәррис Әгъләмнең тууына 75 ел тулуга багышланган кичәдә.

Шагыйрә әйтүенчә, Мөдәррис Әгъләм аңа «бер шагыйрь дә әйтә алмый торган сүзе белән» мәхәббәтен аңлаткан булган. «Туган ягым Башкортстанның Яңавыл авылына кайтып, әткәй алдында тезләнеп, кулымны сорады. Минем алда Мөдәррис үзенең мәхәббәтен „кояштан соң сине генә күрәм“ дип аңлатты», — дип искә алды ул.

«Кеше идеаль була алмый: ул үзенчә тәртипсез, мин үземчә холыксыз. Ләкин без бер-беребезгә кирәк булып яшәдек. Мин бәхетнең ни икәнен татып карадым. Ул шагыйрь дигән асылга туры килүче олы, гашыйк җан иде. Мөдәррискә егылып китеп, йөз белән борылып тормадылар», — диде Нәҗибә Сафина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100