news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәҗибә Ихсанованың кызы артистка истәлегенә Коръән ашы уздырды

Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова 83 яшендә 12 мартта вафат булды.

Нәҗибә Ихсанованың кызы артистка истәлегенә Коръән ашы уздырды
Рамил Гали

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген Казанда танылган артистка Нәҗибә Ихсанова истәлегенә Коръән ашы булды. Кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова артистканың Галиәсгар Камал театрында бергә эшләгән хезмәттәшләрен, туганнарын, гаилә дусларын чакырды. Хатын-кызлар гына җыелган табында Луиза абыстай Коръән аятьләрен укыды.

Нәҗибә Ихсанова 83 яшендә 12 мартта вафат булды. Аны татар җәмәгатьчелеге зур ихтирам белән 15 мартта соңгы юлга озатты. Артистканы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында, хәләл җефете, күренекле драматург Туфан Миңнуллин янына җирләделәр. Искә алу кичәсенә килүчеләр аларның рухына дога кылды.

«Әтине 2012 елда Яңа Татар бистәсе зиратына җирләгәндә, әни: „Эх, мине дә Туфан янына куймаслар инде…“ — дип, борчылып әйткән иде. Хәзер алар янәшә, әни әтинең кочагына кереп ятты... Авыр туфраклары җиңел, урыннары оҗмахта булсын. Соңгы елда авырып урын өстендә ятса да, әнинең вафатына һаман да ышанып булмый», — дип сөйләде Әлфия Миңнуллина-Юнысова күзләреннән яшьләрен сөртеп.

Кичәдә катнашучылар Нәҗибә Ихсанованы артистка буларак та, туган буларак та искә алып, аның турында якты хатирәләрен сөйләде. Нәҗибә Ихсановалар гаиләдә җиде бала үскәннәр. Артистканың хәзер Нәкыя апасы белән Роза сеңлесе — икәү генә калды. Әлфия ханым әнисенең истәлеге итеп аларның һәркайсының иңенә Нәҗибә апаның ак шәлләрен япты.

Шулай ук 1950нче елларда Нәҗибә Ихсанова белән бергә Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесында белем алганда бер бүлмәдә яшәгән һәм 60 ел Галиәсгар Камал театрында уйнаган Гөлсем Исәнгуловага да Әлфия ханым истәлеккә яулык бүләк итте.

Кичәдә Нәҗибә апага багышланган шигырьләр, җырлар да яңгырады. Шагыйрә Илзирә Вәлиуллина артистка хөрмәтенә иҗат иткән шигырен укыды. Ә Нәҗибә Ихсанованың инде мәрхүм Хәния апасының оныгы — Зәринә Вәлиева «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендәге әниләргә багышланган җырны башкарды. Җыр-моңга гашыйк кыз бала аны махсус шушы кичәдә башкару өчен өйрәнгән. Зәринә белән аның сеңлесе Земфирага Әлфия ханым истәлеккә әнисенең сары төймәле муенсаларын тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100