news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәҗибә Ихсанова Яңа татар зиратына Туфан Миңнуллин янәшәсенә җирләнде

Татар җәмәгатьчелеге яраткан актрисасын соңгы юлга Камал театры алдындагы мәйданнан озатты.

Нәҗибә Ихсанова Яңа татар зиратына Туфан Миңнуллин янәшәсенә җирләнде
Лилия Гаделшина фотосы

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Легендар татар актрисасы Нәҗибә Ихсанова Яңа татар зиратында Туфан Миңнуллин янәшәсенә җирләнде.

Татар җәмәгатьчелеге яраткан актрисасын соңгы юлга Камал театры алдындагы мәйданнан озатты. Озату мәрасимен мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды.

Хушлашу сүзләрен ТР Премьер-министры урынбасары Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, ТР һәм Россиянең халык артистлары Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева, Татарстан язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot