news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәҗибә Ихсанова: Миләүшә - минем язмышым иде - «Ватаным Татарстан» газетасы

«Ватаным Татарстан» Нәҗибә Ихсанованың газетага биргән соңгы интервьюсын тәкъдим итә. Ул вакытта артисткага 80 яшь булган.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлинә Гыймадова). Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова арабыздан китте. Игътибарыгызга «ВТ» газетасына биргән соңгы интервьюсын тәкъдим итәбез. Яраткан артистыбызга ул чакта 80 яшь булган…

Ул кунакны көязләнеп, матурланып көтә иде инде. Килешле күлмәк, матур эшләпә сайлаган, йөзе якты, карашы нурлы һәм моңлы… Ишектән күренүгә такмак әйтте. Беренче мизгелдә үк кешенең холкын сизеп ала икән… Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова кичә 80 яшьлеген бәйрәм итте. Гомер бәйрәмендә гадәттә артка карап шөкер итәсең, йомгак ясыйсың. Нәҗибә апа күңеленнән рольләрен барлады, кайсының сүзләрен исенә төшерде, кайсын яшәп күрсәтте…

— Нәҗибә апа, сезне тамашачы артист буларак бик җиңел күтәрелгән дип исәпли. Бу чыннан да шулаймы?

— Читтән караганда шулайдыр. Ләкин тамашачы Нәҗибәне таныганчы, җиде кат тир түгелде. Мин сәхнәне яратам дип әйтү генә аз. Сәхнә бөтен барлыгым, булмышым ул. …Әле укып бетергән генә кызга Аяз Гыйләҗевнең «Көзге ачы җилләрдә» әсәрендә Гандәлиф ролен тапшырдылар. Үзәк роль иде ул һәм мин пьесаны кулга алып укый башлаганда ук, Гандәлиф идем инде. Нәҗибә түгел! Гадәттә спектакль режиссер белән артистларның өстәл янына җыелып әсәрне күмәкләшеп укуыннан башлана. Беренче уку вакытында ук, мин ролемне ятлап бетерәм, сәхнәдә репетиция башланганда мин инде әзер булам. Күтәрелү артында тырышлык ята. Бик зур тырышлык. Кайберләр тумыштан килгән сәләт ул, диләр. Алай гына түгел. Сәләтне аны үстерә белергә дә кирәк.

— Ширияздан Сарымсаков, Рифкать Бикчәнтәев, Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчәнтәев… Алар арасыннан кайсын минем режиссерым дип атыйсыз?

— Берсенә дә бәя бирмәдем, каршылык күрсәтмәдем. Һәрберсенә ышана һәм буйсына идем. 1961 нче елдан бирле сәхнәдә, уйлап баксаң, үзе бер гомер бит. «Тукай”да (Ә.Фәйзи) Әминәне уйнап башланган юл. Аның режиссеры Михаил Гладков булды. Аннары Габдулла Йосыпов Гандәлиф ролен бирде. Шул ук елны… Шушы рольдән соң мине урамда таный башладылар. Яшь, чибәр авыл кызларын уйнадым. «Чаткылар”да (Таҗи Гыйззәт) Маһисәрвәр дисеңме, «Тормыш җыры”нда (Мирсәй Әмир) Фатыйма… Тагын биш елдан театрга Марсель кайтты. Ул мине уттан алып суга салды инде. Бер-берсенә охшамаган рольләр китте. «Американ”да (Кәрим Тинчурин) Мәйсәрә, «Фигароның өйләнүе”ндә (Пьер Бомарше) Розина, Зифа (Нәкый Исәнбәт «Зифа»)… Алтмыш яшьләр тирәсендә Марсель «Йөрәк маем”ны куйды. Нәҗибә, син шпагатка утырырга тиеш, ди. Студент чагымда шпагатка утырырга өйрәнгән булсам да, шактый вакыт узган бит инде. Алай да режиссерга ышанып шпагатка утырдым. Менә буйсыну ничек була ул! Әгәр хәзер дә берәр роль биреп, колгага үрмәлә дисәләр, һич шикләнеп тормыйм, үрмәлим (рәхәтләнеп кеткелди). Марсель мине иртә картайткан режиссер да. 36 яшемдә мин инде париклар киеп карчыкларны уйный идем. Фәрит белән дә матур гына эшләдек. Дөрес, безнең буын артистларына Фәриткә җайлашу, аның алымын кабул итү авыррак булды. Миңа Марсель темпераментыннан соң, Фәритнең тышкы тынычлыгына ияләшү генә авыррак булды. Рольләргә ябышып ята, эзләнә идем. Кайбер чакта юктан бар ясаган рольләр дә булды. Җен-пәри дә булып чыктым, котчыкмалы әшәке кеше булып та. «Гөргөри кияүләре”ндә керәшен карчыгы булып чыккач, сәхнә артына кереп, сез бит керәшен дә түгел, ничек шулай оста килеп чыга соң ул, дип сораганнары булды. Үзем дә аптырыйм мин аңа. Шулай килеп чыга иде инде…

— Бер әңгәмәдә Марсель — татар милләтенең бәхете ул, дигәнсез.

— Ничәнче еллар булды икән ул? Хәер, кайчан әйтелсә дә, сүземнән кире кайтмыйм. Марсель — кыюлыгы белән каршындагы бөтен киртәләрне шатыр-шотыр җимереп бара торган шәхес. Нинди генә формалар уйлап тапмады ул. Спектакльләрен кабул итмәгән чаклар да булды. Ләкин Марсель чигенә белми иде. Хәзер шул спектакльләр — театрның энҗеләре. Актерлар белән ничек кенә эшләмәде! Чарлады, һәрберебезнең нинди дә булса бер ачылмаган ягын күреп, ача белде.

— Туфан абыйның «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз» трилогиясендәге Миләүшә ролен 30 елдан артык уйгагансыз. Сезнең өчен бу — нинди роль?

— Миләүшә — ул минем язмышым. Анда безнең буын кичергән бөтен әйбер дә бар. Туфан аны бик дулкынланып язды. Мин уйнамадым, чөнки Миләүшә — ул мин инде… (Миләүшә роле өчен Нәҗибә Ихсановага 1998 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырыла. Беренче спектакль 1968 елда чыга — ред.)

— Туфан абый Нәҗибәсе өчен махсус рольләр язган, аны Туфан күтәргән дип тә сөйлиләр.

— Шулай сөйлиләр шул. Әмма Туфан драматург булып танылганчы, мин артистка булып танылган идем инде. Без икебез дә әзергә килмәдек, икебез дә тырышлыгыбыз белән төптән күтәрелдек. Аннан, минем өчен сәхнәгә Туфан чыкмады бит, үзем чыктым. Тамашачымны үзем яулап алдым. Ә менә Нәҗибәсе өчен роль язган дигәнендә дөреслек бар. Кайсы рольләргә гел минем төс-битне сурәтләп бирә, кылыч борынлы ерык авызлы дип яза иде. Бер спектакльдә миңа дип язылган рольне башка кешегә бирделәр. Үпкәләмәдем. Режиссерлар миңа игътибарсыз булдылар дип тә әйтә алмыйм. Камал сәхнәсендә 100 дән артык роль уйнаганмын, әле дә уйныйм. «Зәңгәр шәл”дә массада чыгам. И, ул халык булып чыгуның иркенлеге!.. Кайчак, артыгын туарылма дип тә әйткәлиләр… Үзең Римзил Вәли 300 дән артык роль уйнаган дип язган, дисең ич. (Римзил Вәли: «Сәхнәдә 338 роль уйнаган бу ханым яшь кызлар кебек очып йөри һәм сәхнәдә шпагат ясый. Бернинди 60-70 яшьләр күренми дә, ишетелми дә. Җылы, якты энергия йомгагы. Гаҗәп хәл, үзе бер могҗиза» — ред.) Римзил бераз арттырырга ярата инде ул, бәлки шулайдыр да. Мин бит телевизион спектакльләрдә дә, башка сәхнәләрдә дә уйнап йөрдем. Хәзер хәтер хыянәт итә шул, сөйләп кенә ләй бирер идем дә…

— Туфан абый да, сез дә темпераментлы, характерлы кешеләр. Тормышта төрле хәлләр килеп чыкканда ничек хәл итә идегез?

— Без аңлашып яшәдек. Аның тормышымда булуы гына да миңа бик зур ярдәм иде. Ләкин беркайчан да, Нәҗибә, мин сиңа ярдәм итәм дип, күрсәтеп эшләмәде. Ул ышаныч тудыра белә торган сирәк зат. Төрле чак булды, мине көнләштерергә дә тырыштылар. Төрле сүзләр килеп әйтәләр иде. Ышанмадым берсенә дә. Бәлкем аңа минем ышануым ярдәм булгандыр. Тимәдем мин аңа, иреген кысмадым. Бер-беребезгә тагылып йөрмәдек. Авылга кайтып язам дисә, мин дә кайтам дип чәтнәп тормадым. Җыен дисә, берсүзсез ияреп чыгып китә идем. Ләкин бик еш икебез ике якка чыгып китә идек. Мин — гастрольләргә, ул очрашуларга. Шулай яшәдек. Бала багарга вакыт та булмады.

Туфан миңа мөкиббән иде, мин моны курыкмыйча әйтә алам. Ул минем сәхнәдәге эшемне кабул итте. Әнә шул кабул итүне сизү дә сәхнәдәге адымнарымны тагын да ныграк иткәндер, күрәсең.

— Нәҗибә апа, заманында «Өмет» газетасында авылыгыз турындагы истәлекләрегезне бастыргансыз. Туфаннан узып зур газеталарга бирә алмыйм, монда чыгармассыз микән, дигәнсез…

— Туфанның тәнкыйтеннән шүрләгәнмендер инде (көлә — ред.) Мин Азнакай районының Яңа Ташлыяр авылыннан. Аның халык Буклы дип тә атый иде әле… Бер генә урамлы, ямьсез исемле ләкин табигате, кешеләре белән гаҗәеп матур иде минем авылым. Аның сүнүе, юкка чыгуы үзәкләремә үтте. Язучылар белән бер баргач, кылганнар арасында менә бу урында безнең йорт, арырак фәләннеке дип, күрсәтеп йөрдем әле. Читтән исәрлек кебек күренгәндер инде… Әмма ул калкулыклар гади туфрак өеме түгел, безнең йортларның нигезләре иде. Авылымның югары очында да чишмә тибә, түбән очта да… Мөгаен, сагынуымны басар өчен язганмындыр мин аны. Соңрак китабыма да керде истәлекләр. Менә шул бәләкәй авылдан Әзһәр белән (Әзһәр Шакиров — Татарстанның халык артисты) яланаяк, университетка дип чыгып китеп, театр училищесына килеп кергән кешеләр без…

— Артист булмасагыз, нинди һөнәр сайлаган булыр идегез икән?

— Барыбер шуңа якын һөнәр сайлаган булыр идем. Үземне белгәннән бирле театр уйнадым. Авыл мәктәбендә күтәртмәдән сәхнә ясый һәм халыкка «Беренче театр”ын да, башкасын да куя идек. Анда безне режиссер да, өйрәтүче дә булмаган инде. Халык алдына чыгу — зур батырлык ул. Үзеңнең куркуыңны җинеп чыгасың бит анда. Сәхнәгә чыга алган һәм анда яши алган батырлыкка орден бирелергә тиеш дим мин. Җиңел түгел ул. Җитәкче булып эшли алмас идем, иҗади һөнәр сайлар идем. Миңа иркенлек кирәк. Кайвакыт, ничек артист һөнәрен сайладың, дип тә сорыйлар. Мин сайламадым. Һөнәр мине үзе сайлады…

— Кызыгыз Әлфия апа да, оныкларыгыз да артист юлын сайламаган.

— Юк, юк. Минем үзәккә үткәнне күреп үстеләр бит. Әлфиядә Туфан холкы анда. Данияр да артист һөнәреннән ерак, Диләрә күңелендә артистлык бар, ләкин ул да башка юлны сайлады.

— Сездән көнләшәләр идеме?

— Усал көнләшүне сизмәдем. Көнләшкән, усаллашкан кеше белән дә уртак тел таба белдем. Җае табыла, арадагы бозлар эри иде инде. Җан дуслар без дип тә сөйлиләр бит инде, әйеме. Җан дус дигән әйберне мин бик үк аңламыйм. Җан дус була алмый ул. Кешеләр бер-берсенә берара якыная, берара ерагая. Бу — тормыш кагыйдәсе. Шуңа күрә, җан дус дип сайлаган кешеңә, ерагайгач, үпкәләмисең дә. Бездә уйлаганны йөзгә бәреп әйтәләр. Миндә дә шул гадәт бар. Болай яшәгәндә иркенлегең кысылмый, җаныңа боз катмый инде.

… Беләсеңме, курыкмыйча үземне бәхетле дип авыз тутырып әйтә алам. Бер очыннан икенче очы күренеп торган кечкенә генә авылда туган бала нинди зур сәхнәдә уйнап, никадәр кешенең яратуын яулап алсын инде?! Менә син дә хөрмәт белдереп чәчәкләр күтәреп килгәнсең бит әле. Бүген минем туган көнем. Бөтен якыннарым, кызым, сеңлем янымда. Туфанның үз куллары белән салып калдырган, аның рухын сеңдергән йортта сиксәнне тутырдым. Миләүшәнең тагын бер туган көне бүген…

Әлфия Миңнуллина:

— Театрда үскән бала булсам да, сәхнә мине тартмады. Миндә әнидәге кебек феноменаль хәтер дә юк. Әнинең аның рольгә кергәндә файдалана торган үзе генә белгән алымнары бар. Бер мисал китерим әле. Әни текстны тиз ятлый, ә улым Даниярда андый сәләт юк. Беренче сыйныфта гына укый иде әле, Пушкинның «Руслан һәм Людмила» поэмасыннан өзек ятларга биргәннәр. Ятлата алмыйбыз гына бит. Хәлдән тайдык инде. Ятламый, йә сүзләрен алмаштырып сөйли, я оныта. Ахыр чиктә Данияр елый башлады, мин кушылып еларга җитештем, кызым Диләрә аптырып карап тора да, көлә башлый. Шушы мәшхәр вакытында әни килеп керде. Ник улымны елатасыз ди, кырыс итеп. Шигырь ятлый алмый бит, нишлик инде, елыйбыз, дим. Өйрәтә беләсезмени сез дип, Даниярны ияртеп алып чыгып китте. Берәр сәгатьтән күңелләре булып, кәефләре күтәрелеп Данияр кайтып керде. Керә-керешкә шигырьне ярылып яткан татар акценты белән, нәкъ әничә сөйләп тә бирде. Ничек өйрәттең дип сорагач, әни аңлатып бирә алмады. Данияр да, әби белән үзеннән-үзе өйрәнелә, ди. Үз гомерендә өч шигырь ятлады. Өчесендә дә әнинең катнашы булды. Бер шигыре белән бәйгедә беренче урынны алды хәтта. Әни методикасы исә сер булып калды.

Роза Байбикова (сеңлесе):

— Мин аның хәтеренә, тырышлыгына шаклар катам. Үзем дә театрда эшләдем, 47 ел тегү цехын җитәкләдем. Нәҗибә апаны гел күрә, ничек эшләгәнен белә идем. Төш вакытында роль бирсәләр, кичкә ул аны белә иде инде. Хәзер, хәтерем юк дип уфтана. Хәтере бар аның, яшьлегендәге кебек түгел, шуңа борчыла. Ул бик тырыш, үҗәт иде. Үземне аның белән чагыштыра да алмыйм. Мин күпкә ялкаурак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100