news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нәҗибә" фильмы Казанда XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтеләчәк

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанованың 80 яшьлегенә багышланган фильм премьерасы августта Мәскәүдә үтәчәк.

(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). 16-18 августта Мәскәүдә узачак Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрендә “Нәҗибә” исемле документаль фильмның премьерасы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан төшерелгән фильмның режиссеры – Алмаз Нургалиев.

Танылган артистка, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Ихсанова – күренекле драматург Туфан Миңнуллинның хәләл җефете. Ул 1961 елдан Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Бүгенге көнгәчә сәхнәдә уйный.

Артистканың тормыш һәм иҗат юлына багышланган фильм быел 5-11 сентябрьдә Казанда XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә дә тәкъдим ителер дип көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100