news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Н.Хөснетдинов:“Федераль законга үзгәреш кертәбез икән, ул кешеләргә файдалы булырга тиеш”

Бүген “Бердђм Россия” сђяси партиясенећ Татарстан Республикасы Дђњлђт Советындагы фракциясе карамагындагы Эксперт советы дүртенче утырышын уздырды

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Бердђм Россия” сђяси партиясенећ Татарстан Республикасы Дђњлђт Советындагы фракциясе карамагындагы Эксперт советы дүртенче утырышын уздырды.
Эксперт советын ТР Дђњлђт Советыныћ Икътисад, инвестициялђр џђм эшкуарлык комитеты рђисе урынбасары Марат Хђйруллин ќитђкли.
Марат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, Эксперт советы агымдагы елның язында “Бердђм Россия” сђяси партиясенећ Татарстан Республикасы Дђњлђт Советындагы фракциясе карары белән оештырылган. Россия Федерациясе Дәүләт Думасында да мондый Эксперт советы эшләп килә. Эксперт советының бурычы – төбәк парламентларыннан кергән закон инициативаларын карап тикшерү. “Ел саен РФ Дәүләт Думасына меңләгән закон инициативасы керә. Аларның барысына да экспертиза бирү зарур. Шуңа күрә Эксперт советлары оештырыла да инде”, – диде Марат Хәйруллин.
Бүген Эксперт советының көн тәртибенә барлыгы 4 мәсьәлә чыгарылган иде. Марат Хәйруллин әйтүенчә, совет әгъзалары каравына тәкъдим ителгән закон проектлары халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәтелтелгән.
“Россия Федерациясе Социаль иминиятләштерү фондының 2008 елга һәм 2009 һәм 2010 елларның планлы чорына бюджеты турында” Федераль законның 16 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты республиканың Һөнәр берлекләре федерациясе тарафыннан кертелгән. Федерациянең бүлек башлыгы Наталья Никишина хәбәр иткәнчә, әлеге закон проекты кече һәм бюджет тармагындагы предприятиеләрне яклау максатыннан эшләнгән. Эш шунда: хәзерге вакытта предприятиеләр Социаль иминиятләштерү фондына, үзләрендә эшләүчеләрне иминиятләштерү өчен, билгеле бер суммада акча күчереп бара. Ул акчаларны предприятиеләр хезмәт урыннарын аттестацияләү яки саклану чаралары кайтарту өчен кире фондтан соратып алмаган очракта, бу суммалар фонд тарафыннан башка максатларда да кулланыла. Н.Никишина аңлатып үткәнчә, кече һәм бюджет тармагындагы предприятиеләре тарафыннан фондка күчерелгән акчалар күләме зур булмаска да мөмкин. Бер ел эчендә күчерелгән акчаны соратып алу аларга файда бирми: ул аттестациягә, саклану чаралары сатып алырга да җитми. Шуңа күрә республиканың Һөнәр берлекләре федерациясе предприятиеләрдән фондка күчерелгән акчаларны берничә ел дәвамында тупларга һәм шуннан соң, кире соратып алып, хезмәтне саклау чараларына тотарга тәкъдим итә.
Эксперт советы әгъзасы Рифат Ганибаев фикеренчә, бу акчалар теге яки бу предприятиенең махсус исәп-хисап счетында сакланырга тиеш. Марат Хәйруллин әлеге закон проектын тикшерү өчен Эксперт советы, федерациясе һәм социаль иминият фонды вәкилләреннән эшче төркеме төзергә тәкъдим итте.
Көн тәртибенә чыгарылган “Элемтә турында” Федераль законның 57 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән һәм ул торак пунктларында, халык күп йөри торган җәмәгатьчелек урыннарында, федераль юлларда өстәмә таксофоннар урнаштыруны, шуның белән бергә гражданнарның иминлеген саклауны күз алдында тота. Утырышта катнашкан ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре фикеренчә, федераль трассада кесә телефоннары аша элемтәгә чыгып та булмаска мөмкин. Алар таксофоннарны юл-патруль постларында, машиналарның авырлыгын үлчи торган урыннарда урнаштырырга тәкъдим итә.
Эксперт советы әгъзасы Наил Хөснетдинов бу нисбәттән: “Әгәр без федераль законга үзгәрешләр кертәбез икән, ул кешеләр өчен чыннан да файдалы булырга тиеш. Европада таксофоннар юлларда километр саен урнаштырылган”, - дип белдерде. Ә министрлык тәкъдимнәре мондый үзгәрешләрне күз алдында тотмый. Марат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, әлеге закон проекты буенча РФ Дәүләт Думасының Мәгълүматлаштыру, информацион технологияләр һәм элемтә буенча комитеттан фикерләр килгән, проектны заключениегә җибәрүләрен сораганнар. Эксперт советы карары белән, аны федераль Эксперт советына юллларга булдылар.
Бүгенге утырышта шулай ук “Физик затлар милкенә салымнар турында” РФ Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” РФ законы проекты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы закон инициативалары реестры проекты турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100