news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәфыйгулла хәзрәт Аширов: Татарларны төрле төркемнәргә бүлүчеләр — милләт дошманнары

Һәр мөфти тел һәм милләтне сакларга тиеш, ди Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Нәфыйгулла хәзрәт Аширов: Татарларны төрле төркемнәргә бүлүчеләр — милләт дошманнары
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла хәзрәт Аширов татар халкын төрле төркемнәргә бүлүчеләрне милләтнең дошманнары дип атады.

«Дөньяда татар булып танылган халыкны бүген бозарга, сындырырга, төрле ыругларга әйләндерергә тырышалар. Имеш без — мишәр, болгар, себер халкы. Әстерханда нугай диләр әле. Без, дөньяга танылган халык, хәзер бүленеп бетәргә тиешме? Моны күреп, күңелем сызлый. Безне бүләргә тырышкан кешеләрне тыңламагыз, алар — милләтебезнең дошманнары», — диде ул.

Нәфыйгулла хәзрәт сүзләренчә, дин әһелләре милләт сагында булырга тиеш. «Аллаһы Тәгалә: „Мин сезне төрле милләт итеп яралттым“, — дигән. Алар арасында татарлар да бар. Аллаһы Тәгалә безне башка халыклар белән аралашу, танышу өчен яралткан. Бүгенге көндә һәр мөфти телне, милләтне сакларга тиеш. Без сакламасак, беркем сакламаячак аны», — дип сөйләде ул.

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе «Алтын Урда татар дәүләте булмаган», — диючеләргә дә җавап бирде.

«Кайберәүләр: „Алтын Урда — татар дәүләте булмаган“, — ди. Алайса Әстерханда, Кырымда татарлар кайдан килгән? Дөрес, Алтын Урдада башка милләтләр дә яшәгән. Әмма ул татар дәүләте булган», — диде ул «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100