news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Нәфисә» җыр театры гастрольләргә китте

«Нәфисә» җыр театры гастрольләргә китте

(Уфа, 21 июль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар композиторы һәм җырчысы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәкимов җитәкчелегендәге «Нәфисә» җыр театры бүген республиканың көньяк районнарына иҗади сәфәргә чыгып китте. Бу юлы әлеге популяр сәнгать коллективы Күмертау, Сибай шәһәрләрендә, шулай ук Күгәрчен, Баймак һәм Белорет районнарында үз тамашаларын күрсәтәчәк. Август башына кадәр дәвам итәчәк гастрольләргә «Нәфисә» җыр театрының барлык артистлары да китте. Иҗат коллективы сәнгать сөючеләргә бу юлы «Тормыш җилләреннән өшемәсен җаныгыз» дип исемләнгән программа тәкъдим итә.

«Нәфисә» җыр театры өчен бу көннәрдә тагын бер куанычлы вакыйга булды. Уфадагы «Моң» продюсерлык үзәге студиясе Ризван Хәкимовның «Хәлләрең ничек, дип сорама» һәм «Өшемәсен җаныгыз» дип исемләнгән яңа аудиоальбомнарын чыгарды. Тасмаларда Ризван Хәкимов башкарган җырлардан тыш «Нәфисә» җыр театрының яшь җырчылары Альбина Хәкимова белән Денис Арслановның халык яратып тыңлаган җырлары да урын алган.

Сөекле хатыны, талантлы композитор һәм җырчы Нәфисә ханымның фаҗигале үлеменнән соң, Ризван әфәнде үзенең җырчы кызы Альбина белән «Нәфисә» җыр театрын оештырган иде. Тормыш иптәшенең истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән, Р. Хәкимов шушы иҗади коллектив белән байтак эшләр башкара. Яңа концерт программаларын әзерләү белән бергә, җыр театры артистлары яңа җырларын студияләрдә яза, яңа клиплар төшерә һәм республика буенча иҗади сәфәрләрдә йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot