Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^«Нәфисә» татар җыр театры Себерне «үзләштерә»
^«Нәфисә» татар җыр театры Себерне «үзләштерә»
(Уфа, 30 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның танылган татар композиторы һәм җырчысы Ризван Хәкимов җитәкчелек иткән «Нәфисә» татар җыр театры кичә Себер шәһәрләре буйлап гастрольләрдән әйләнеп кайтты. Нефтеюгански, Радужный, Новогански һәм Губкински шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребезгә популяр сәнгать коллективы үзенең «Ялгызлыктан өшемәгез» дип исемләнгән яңа программасын тәкъдим итте.
Ризван Хәкимов әйтүенчә, Себер шәһәрләрендәге иҗади сәфәр бик уңышлы үткән. Бар җирдә дә татар артистларын бик җылы каршылаганнар, заллар тулы булган. Әле берничә көн ял итеп алгач, «Нәфисә» җыр театры сәнгатькәрләре тагын да ерак юлга чыга. «Бу юлы да Себер якларына юл алабыз, – ди Ризван әфәнде. – Иҗат сәфәрен 3 апрель көнне Екатеринбург шәһәрендә башлыйбыз. Аннан соң Чиләбе, Төмән, Ново-Уренгой һәм Надым шәһәрләре сәхнәләрендә дә чыгыш ясаячакбыз. Соңрак шушы ук программабыз белән Татарстанга да барырга ниятлибез».
Ризван Хәкимов үзе җитәкләгән коллективның башка эш-хәстәрлекләре белән дә таныштырды. Күптән түгел Уфада, шулай ук Башкортстанның байтак кына районнарында һәм шәһәрләрендә Ризван Хәкимовка 50 яшь тулу уңаеннан иҗат концертлары үткән иде. Шул тамашалардагы чыгышларны туплап, «Нәфисә» җыр театрының яңа альбомын язганнар. Тиздән аны күпләп чыгару өчен эш башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз