news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Нәфис косметикс" ISO 9000 сертификаты алды

"Нәфис косметикс" ISO 9000 сертификаты алды

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). "Нәфис косметикс" ААҖ сыйфат менеджментының халыкара стандартларына туры килүгә сертификация үтте. Кичә "Татарстанның стандартлашу һәм метрология үзәге" ФГУ директоры Валерий Гогин "Нәфис косметикс"ның генераль директоры Дмитрий Хәйбуллинга ISO 9000 сертификатын тапшырды.

Валерий Гогин сүзләренчә, сертификат "Нәфис косметикс"ның контроль һәм үз продукциясенең сыйфатын яхшырту процессын шул рәвешле төзеп, әлеге эшнең система буенча һәм даими яхшыруын раслый. "Нәфис косметикс" республика өчен һәрвакыт мөһим предприятие булды. Әмма реформалар башлану белән ул "хәлсезләнде". Валерий Гогин Базар идеологиясе белән килгән яңа команданың коллектив һәм республика өчен зур шатлык булуын, аның кыска вакыт эчендә предприятиене беркем дә уйламаган дәрәҗәгә күтәрүен билгеләп үтте.

Дмитрий Хәйбуллин хәбәр итүенчә, предприятие ирешелгән уңышлар белән генә туктап калырга җыенмый: "Нәфис косметикс" 2005 ел дәвамында ISO 14000 (экология менеджменты) һәм ISO 18000 (хезмәт саклау һәм техника куркынычсызлыгы өлкәсе менеджменты таләпләренә туры килә торган сертификация үтәргә планлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot