news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәфисә Исмәгыйлева – Милли мәсьәләләр буенча сөйләшүдә берләшергә кирәк

Иң аянычы шул: нәни тамашачыларга рус телендә спектакль куюга әти-әниләр дә, министрлык та бернинди каршылык белдерми, ди режиссер.

Нәфисә Исмәгыйлева – Милли мәсьәләләр буенча сөйләшүдә берләшергә кирәк
Султан Исхаков

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Режиссерлар театр белән тамашачы арасында аралашуны җанландыру өчен төрле ысуллар эзләргә тиеш, дип саный режиссер Нәфисә Исмәгыйлева. 2 һәм 14 апрель көннәрендә Казанда Тукайның «Сәрләүхәсез» әсәренә нигезләнеп эшләнгән вербатим тәкъдим ителәчәк. Режиссеры Нәфисә Исмәгыйлева. Әлеге проектны «Калеб» яшь буын иҗат берләшмәсе тәкъдим итә. Исегезгә төшерәбез, бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  «Калеб»нең эш-гамәлләре хакында фикер алышу булып узды.

«Сәнгатьтә яңа ысуллар эзләнү нәтиҗәсендә туган әйбер ул – вербатим, – ди Н.Исмәгыйлева. – Европа илләрендә кулланыла ул. Менә хәзер Татарстанга да керде. Вербатимны беренче Әлмәт  театрында куйган идек. Анысы безнең татар хатын-кызларына багышланган иде. Икенчесен татар теленә багышларга уйладык. Моннан 20 ел элек кенә театрда балалар өчен куелган спектакльләрдә татарча уйный ала идек. Ә менә бүген нәни тамашачылар өчен рус телендә куярга мәҗбүр булабыз. Бу күренеш Чаллыда, башка театрларда да бар. Иң аянычы шул: әти-әниләр дә, министрлык та бернинди каршылык белдерми. Бу гаделсезлеккә күңелем ачыргалана. Шуңа күрә милләт язмышы, тел мәсьәләләре турында вербатим куясым килгән иде. «Калеб» бу идеяне тормышка ашырыга ярдәм итте».

Г.Тукайның «Сәрләүхәсез» шигыренә нигезләнгән вербатим  2 апрельдә 16 сәгатьтә – Химиклар мәдәният сараенда;  14 апрельдә 19 сәгатьтә – Г. Камал театрының Кече зал сәхнәсендә  күрсәтеләчәк.

Белешмә өчен: вербатим техникасына таянып эшләгәндә, иҗат төркеме башта теманы ачыклый, аннары шушы спектакль өчен махсус сайлап алынган реаль кешеләрне сораштырырга керешә. Сораулар – куеласы спектакльнең  нигезенә салыначак. Актерлар диктофонга җавапларны яздырып алгач, репетициягә интервью расшифровкасын гына түгел, персонажның сәхнә сыйфатламасын да алып килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100