news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Нәфис-биопродукт” Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә хәләл кетчуп һәм майонез чыгарачак

Компания Хәләл стандартлар буенча сертификацияне 20 декабрьгә кадәр алырга планлаштыра.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанның “Нәфис-биопродукт” компаниясе быел декабрь аенда үз продукциясенең беренче партиясен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә озатырга җыена. Бу хакта, предприятие директорының сату һәм экспорт буенча урынбасары Равил Фәхретдиновка сылтама белән, ТАСС җиткерә.

“Декабрь аенда без Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә соус, кетчуп һәм майонез җибәрә башларга планлаштырабыз, 15 - 20 млн сумлык продукция бушатылачак”, - дигән ул.

Хәзерге вакытта предприятие продукциягә хәләл стандартлар буенча сертификация үткәрә, сертификацияне быел 20 декабрьгә кадәр алырга ниятлиләр. Бу хакта Равил Фәхретдинов җиткергән.

“Нәфис-биопродукт” инде Гарәбстан ярымутравы, Кытай, Үзбәкстан, Таҗикстан, Израил илләре базарларын соус белән тәэмин итү буенча килешүгә ирешкән. Акчага күчереп караганда, экспорт күләме быел 58 млн долларны тәшкил итәргә мөмкин. Бу 2016 ел белән чагыштырганда 42 процентка артык, дип фаразлый компания.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100