Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нәфигулла хәзрәт Аширов коронавирус йоктыру сәбәпле хастаханәдә ята
Улы сүзләренчә, хәзрәтнең үпкәләренең яртысы диярлек зарарланган.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Росси мөселманнары Диния нәзарәте пленумы әгъзасы Нәфигулла хәзрәт Аширов коронавирус авыруы белән хастаханәдә ята.
«Ул биш көн инде хастаханәдә. Анализлар коронавирус булуын күрсәтте. Биш көн элек КТ ясаганнар иде — ике яклы пневмония. Үпкәләре 50 процентка зарарланган. Бүген тагын КТ ясадылар, мәгълүмат юк әле. Аны дәвалыйлар, әлегә үзгәрешләр юк», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә хәзрәтнең улы Юныс Аширов.
Юныс Аширов сүзләренчә, Мәскәүдәге туганнары арасында да коронавирус белән авыручылар бар. Аларда авыру җиңел формада үтә, өйдә генә дәваланалар.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Нафигулла хәзрәт Аширов, авыруны җиңеп чыгып, тулысынча терелсен өчен дога кыла. Бу турыда РФ мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
«Нәфигулла Аширов „коронавируслы пневмония“ диагнозы белән авыр хәлдә башкаланың бер хастаханәсенә салынган. Ул авыр хәлдә», — диелә бу хәбәрдә.
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте пленумы әгъзалары — Россия төбәкләрендәге күп кенә үзәкләштерелгән һәм җирле дини оешмалар җитәкчеләре дә теләкләрен җиткергәннәр. Хәзрәтнең сәламәтләнүен, дини эшчәнлеккә һәм рухи-әхлакый остазлыкка кайтуын теләп дога кылганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз